Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалар иминлеге - уртак бурыч

Балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле чараларда катнашканнар, әңгәмәләр алып барганнар. -Районда быел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында...

Балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле чараларда катнашканнар, әңгәмәләр алып барганнар.

-Районда быел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер юл һәлакәте булды. Анда өч яшьлек сабый зыян күрде, - ди инспектор. - Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән һәм иминлек каешы куймаган 54 шоферга беркетмәләр төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән 19 яшь җәяүле ачыкланды.

Таләп ителгән кагыйдәләрне һәрдаим үтәсәк, кечкенә пассажирларга карата аеруча игътибарлы булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев