Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Трактор астында калып, ике сәгать тимер-томыр арасыннан чыга алмый тилмереп яткан Айнур Шакиров: “Минем хәзер яшисем килә...”

Дүрт яшьлек Әмир белән өч яшьлек Ислам әтиләре янына караватка менеп утырганнар да, кечкенә генә бармаклары белән пластилиннан бик оста итеп динозавр, әкәм-төкәм, аю, жираф сыннары ясыйлар. Барысы да искитмәле матур. Әмма Айнур гына хәзергә аларны кочагына алып, "Булдырасыз, улларым", - дип башларыннан сыйпый, килешмәгән җирләрен төзәтеп куя алмый шул...

Дүрт яшьлек Әмир белән өч яшьлек Ислам әтиләре янына караватка менеп утырганнар да, кечкенә генә бармаклары белән пластилиннан бик оста итеп динозавр, әкәм-төкәм, аю, жираф сыннары ясыйлар. Барысы да искитмәле матур. Әмма Айнур гына хәзергә аларны кочагына алып, "Булдырасыз, улларым", - дип башларыннан сыйпый, килешмәгән җирләрен төзәтеп куя алмый шул әле. Инде бер елга якын ул хәрәкәтсез килеш урын өстендә ята. Әнә кичә дә Ислам онытылып китеп: "Әти-әти, тотып кара әле, минем колакларым ничек кызыша", -дип Айнурга таба йөгергән булган һәм ... тукталып калган. Әмма әтисенең битенә үзенекен куеп булса да, барыбер җаен тапкан сабый. Ә Әмир исә уенчык шприцларын тотып килә дә, әтисен ничек булса да дәваларга тырыша...

...Нократ Аланындагы хәрби заводта эшләүче Эльмира ул көнне иртәдән үк үз-үзенә урын таба алмый. Станок артында деталь ясаган җиреннән тиктомалга елап та ала, күрше станоктагы әнисеннән шелтә сүзләре дә ишетә. Эштән кайткач та бу халәте кимеми, басуда тракторда эшләүче тормыш иптәшенең кайтыр вакытын чамалап, аптыраганнан аның каршысына китә. Очрашу урынына барып җитәрәк кесә телефоны шалтырый. "Айнур тракторы белән күпердән егылып төшкән", - дигән сүзне кем хәбәр иткәнен хәтерләми дә инде ул. Әмма трактор астында калып, ике сәгать дәвамында тимер-томыр арасыннан чыга алмый тилмереп яткан Айнурының газапланулары бүгенгедәй күз алдында. "Тия күрмә, трактор күпергә тәгәрмәчкә генә эленеп тора, хәзер тагын да ныграк изәчәк бит", дигән сүзләргә карамыйча, ничек булса да ярдәм итәргә теләп кабинаны күтәрергә тырыша, илереп елый Эльмира. Фаҗига урынына Түбән Шөн авылының шактый ир-егетләре җыелса да, Сасмактан чакырылган кран ярдәме белән генә трактор урыныннан кузгала...

Айнур Шакиров армия хезмәтен тәмамлап кайтканнан соң, сигез ел Нократ Аланындагы хәрби заводта эшли. Өйләнә, ике улы туа. Шәхси йорт салу өчен хуҗалыкта эшләүчеләргә дәүләттән субсидия биреләсен ишеткәч, авылга кайтып, моннан ике ел элек МТЗ-80 тракторына утыра. Бу көнне бер басуны тырмалап бетереп, ерганактагы күпер аша икенче басуга күчеше була аның.

-Чүп түгә торган урын анда, "җен"ле җир дип әйтәләр, - дип сүзгә кушылды әнисе Флера апа. -Белмәссең, әллә "җен"нәр тотып аткан инде шунда.

Нократ Аланындагы дәваханәдә Эльмирага: "Аңында булса да, ирегезнең тән җәрәхәтләре яшәрлек түгел, муен сөяге, умыртка баганасы сынган, кул-аяклары сизми, арка мие өзелгән. Теләсә кайсы минутта үләргә мөмкин, иң күп дигәндә дүрт көн гомере бар", -диләр. Егерме тугыз яшьлек ирне шул ук көнне Киров шәһәренә вертолет белән алып китәләр, бик катлаулы операция ясыйлар. Җиде көн дәвамында комада була, утыз көн реанимация бүлегендә ята Айнур.

-Айнур артыннан мин дә аның иптәш егетләре белән Кировка киттем. Юл озын, алты сәгатьтән артык барасы. Ул вакытта бер генә теләк - иремне күрәсем килә иде. Әмма утыз көннән соң, палатага чыгаргач кына очраша алдык без, -ди Эльмира.- Реанимациядә вакытта янына керү түгел, кәрәзле телефон аша да сөйләшергә ярамый иде. Нинди уйлар белән ята икән инде ул, дип өзгәләндек. Туган көненә: "Борчылма, без синең белән, син безгә бик кирәк, сагындык", - дип хат язып керттем. Үзе тотып тора алмаганлыктан, шәфкать туташы кулыннан Айнур елый-елый укыган аны. Палатага чыгарылганын белгәч, Кировка кузгалдык. Кичке сәгать җидедә янына кереп, ике генә сүз алышкан идек, тамагым ачты, диде. Кибеткә киттем, ә килүемә дәваханә бикләнгән иде, кертмәделәр. Минем нинди хәлдә икәнемне күргәч, Эльмира ташлап кайтып китте инде, дип уйлагандыр, дип төне буе елап чыктым, үзәкләрем өзелде. Икенче көнне иртәнге сәгать сигездә аның янында идем инде.

Ялгышмый Эльмира. Айнур нәкъ шулай дип уйлаган була. Әле алай гына да түгел: "Кит син минем янымнан, яшисем килми, мин гомерлек гарип инде", -дип куып та карый.

Егерме биш яшьлек Эльмираның сабырлыгына, батырлыгына искитәрлек. Айнур реанимациядән чыкканда ярты аркасы шуның кадәр ашалып беткән була ки, умыртка сөякләренә кадәр күренеп тора. "Ничек аңымны җуеп егылмаганмындыр, әмма үземне кулга алырлык көч таптым", -ди ул, тамак төбенә утырган төерне ертып. Табиблар һаман өметләнерлек сүз әйтмиләр, яраларыннан инфекция китеп, каны бозылачак, озак ятып ике үпкәсе дә кабарган, ярты гәүдәсе шешеп, тамырларында кан оешу барлыкка килгән, диләр. Әмма Эльмира аларга ныклап торып каршы килә. Өч ай буе яныннан китми тәрбияли ул Айнурны. Кулын күтәрү түгел, тамагында трубка булу сәбәпле сөйләшә дә алмаган ирен ашата-эчертә, шәфкать туташларыннан өйрәнеп яраларын эшкәртә, трубканы чистарта, массаж ясый, өметләнерлек сүзләр әйтеп юата. Дәваханә палатасы дип тормый, бөтен тәнен дә юып ала. Ире янындагы карават янәшәсенә агач эскәмия куеп шунда йоклый. Ярдәмчесе булмаган, хәрәкәтсез яткан башка авыруларга да булышырга өлгерә. Трубка алынган көнне төне буе сөйләшеп чыга алар. Ә өйдәге ике кечкенә сабыйны тәрбияләү гомер буе башлангыч сыйныфларда укыткан Флера апага һәм ике якның да туганнарына кала.

Бер урында хәрәкәтсез ятканнан ясалган яралар, Эльмира ничек кенә тәрбияләүгә карамастан, ун айдан соң гына төзәлә. Әле хәзер дә Айнурның тәнендә тавык йомыркасы кадәр ачык яра бар икән.

-20 граммлык "Стелланин" мазе 450 сум тора. Ул ике тапкыр сөртергә җитә, -ди Флера апа. - Кировтан кайтуына 78 мең сумга функциональ карават алдык. Ул, кнопкага баскач, улымны утыртырга, урын-җирен алыштырганда күчерергә ярдәм итә. Гаиләбезгә килгән хәсрәт турында ишетеп, матди ярдәм күрсәтүчеләр күп булды. Авылдашларыбызга, районыбыз халкына, Кукмара районының безнең белән чиктәш авылларда яшәүчеләргә, Татар Толлысы авылы имамына зур рәхмәт. Айнурның дуслары -Рамил, Радик Сәгъдиевлар, Фәнис Сафиннар онытмыйлар, шушы көнгә кадәр гел килеп хәлен белделәр, ике атнага бер тапкыр Кировка барып тордылар. Аягында булганда алтын куллы егет иде улым. Кешелекле, ярдәм сорап килгән беркемне кире бормады.

Дәваханәдән кайтканнан соң күпме генә йөрсәләрдә, Казан, Киров дәваханәләре "Тик яткан кешене берни дә эшләтеп булмый", дип яңадан тернәкләндерүгә алынмаганнар. Чарасызлыктан 1каналдагы "Пусть говорят" тапшыруына да мөрәҗәгать итеп караганнар. Әмма аннан "Кызыклы хәл түгел" дигән тискәре җавап килгән. Моннан тыш, аларның интернеттагы ярдәм сорап язган язуларын күргән мошенниклар тозагына да эләгә язганнар. Тиенләп җыелган өч мең сум акчадан колак кагасылары булган.

Мин ни өчен күрше төбәктә яшәп ятучы Айнурның фаҗигале язмышы турында бәян иттем соң? Чөнки Эльмира интернетны аркылыга-буйга айкап, Мәскәүдә "Преодоление" дип аталган тернәкләндерү үзәге турында мәгълүмат тапкан. Сөйләшкән, барысын да белешкән. Бәхетләренә, алар май ае башында Шакировларны кабул итәргә әзер, аның өчен бер айга 438 мең сум акча сораганнар. Ә гаиләнең аның кадәр акчалары юк. "Барлыгы 150 мең сум акча җыелды. 50 меңгә тутырабыз да, төреп алып куябыз. Ә май аена инде бер айдан ким вакыт калып бара", -ди Флера апа. Бәлки күңелләрендә изгелек булганнар әз булса да аларга ярдәм итәргә алыныр?

Гаилә Айнур өчен кул, гәүдә яздыра торган аппаратлар, тренажер алганнар. Эльмира көн саен ирен шулар белән шөгыльләндерә. Фаҗига булып алты ай узгач, әле күтәрә алмаса да, Айнурның терсәктән кулы селкенә, бер ай элек бөгелә башлаган. Муенын да бора ала хәзер. "Караватта күтәрткәннән соң, Айнурның аякларын салындырып, биш-ун минут кочаклап утырам, башы әйләнә башлауга яткырам, -ди Эльмира. - Исән генә була күрсен, мин аның өчен барысын да эшләргә риза".

-Их, апа, кулга чүкеч тотып утырып, нинди дә булса эш башкарырлык хәлгә киләсе иде, көннәр буе әллә нинди планнар корып ятам.- диде Айнур саубуллашканда.- Инде өметсезлеккә бирелгән идем, ә хәзер минем яшисем, әниемне, хатынымны, балаларымны бер генә тапкыр булса да нык итеп кочагыма аласым килә.

Эльмираның "В Контакте " сайтындагы битеннән: И, Ходаем, синең минем янәшәмдә икәнеңне беләм. Син минем күз яшьләремне күрәсең, минем догаларымны ишетәсең. Боларның барысын да синең сынауларың икәнен аңлыйм. Синнән бары тик бер генә әйбер сорыйм - сабырлыгымны җуймыйча, әлеге сынауларны җиңеп чыгар өчен иманымны ныгыт. Амин.

Айнур Шакировка ярдәм итәргә теләүчеләр 2-65-59 телефоны аша безнең "Хезмәт даны"газетасы редакциясе белән элемтәгә керә алалар. Ә Эльмираның телефон номеры: 89229528919, өй телефоны:8-83334-43-0-20. Адреслары: Киров өлкәсе, Нократ Аланы районы, Түбән Шөн авылы, Азин урамы, 9 йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев