Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Майсыз кашык авыз ерта

Соңгы арада газета битләрендә узыша-узыша табибларны мактап язган язмалар еш чыга. Имеш, ягымлы итеп караган, җылы сүз әйткән, ә иң мөһиме - дөрес диагноз куйган һәм бер тиен дә акча алмаган. Шаккаткыч! Ничек тансыкка әйләнгән икән бит безгә чын табиб хезмәте?! Чынлыкта, уйлап карасаң, һәрбер табиб үз эшен яхшы белергә,...

Соңгы арада газета битләрендә узыша-узыша табибларны мактап язган язмалар еш чыга. Имеш, ягымлы итеп караган, җылы сүз әйткән, ә иң мөһиме - дөрес диагноз куйган һәм бер тиен дә акча алмаган. Шаккаткыч! Ничек тансыкка әйләнгән икән бит безгә чын табиб хезмәте?! Чынлыкта, уйлап карасаң, һәрбер табиб үз эшен яхшы белергә, ягымлы, гади итеп сөйләшергә, кеше психологиясенең нәрсә икәнен дә чамаларга тиеш түгелме соң? Гади халык ияләнгән инде: дорфа итеп эндәшәләр, нәрсә әйткәннәрен аңлап булмый, кабатлап сорар идең, тагын шул ямьсез күз карашыннан куркасың яки бөтенләй куып чыгарырга да күп сорамыйлар. Ә инде язган даруының файдасы тисә, бу - зур бәхет.

Минем үземә район газетасында мактап язылган бер табибка керергә туры килде. Нинди чирдән интеккәнемне белеп тә күңел төшергеч авыр сүз әйтте. Миңа калса, табиб авыруларны үзендә көч табып дәваланырга рухландырырга тиештер ул. Әллә инде... Майламасаң, таба да купмый, диләр. Шуның берәр хикмәте бармы икән?

Әлфия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев