6 декабрь 2016 яңалыклары
-
КВН: "Яшьләр - коррупциягә каршы"
7 декабрьдә район Мәдәният йортында "Яшьләр - коррупциягә каршы" дигән темага КВН узачак. Бәйгедә Кукмара аграр көллияте һәм Лубян урман-техник көллияте командалары үзара көч сынашачак. Башлана 19.00 сәг.
-
Табиблар чаң суга: тавышсыз-тынсыз эпидемия якынлаша
Табиблар, остеопороз эпидемиясе якынлаша, дип чаң суга. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, остеопороз, инвалидлык һәм үлем сәбәбе буларак, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, шикәр диабеты авыруларыннан соң дүртенче урынны били. 50 яшьтән өлкәнрәк һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат әлеге чирдән интегә. Россиядә минутына җиде кеше умыртка баганасын, һәр...
-
Бүгенге бураннарның дәвамы булып нәрсә киләчәк? (ФАРАЗЛАР)
Кышның беренче аена аяк басу белән зарыгып көткән кыш, ниһаять, килеп җитте бугай. Кичә кичтән башланган буран әле яңа тынды. Һәвәскәр синоптиклар аны кышның беренче бураны, дип бәяли. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиев та шул фикердә. «Бу кар шыгырдый торганы. Шытырдый торганы суга әйләнә, ул...
-
Гөбәдия пешерү рецепты (ФОТО)
Татар халкының иң затлы һәм татлы сыйларының берсе - гөбәдияне пешерергә мине Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында яшәүче аш-су остасы Альбина апа Шәрипова өйрәтте. Эше күп булса да, гөбәдия пешерүнең бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме - тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә генә кирәк. Гөбәдияне...
-
Исерек айнымасынмы? Айнысын!
Дәваханәләрдә табибка керергә чират көтеп торганда, ирексездән, әйләнә-тирәдәгеләрнең әңгәмәсенә колак саласың. Беркөнне дә ике өлкән яшьтәге апаның сөйләшкәнен ишетергә туры килде. Аның кадәр игътибар да итмәгән булыр идем, әмма олырагының: -Киявең тәки эчмиме? - дип соравы колакны "торгызырга" мәҗбүр итте. Гадәттә: "Эчәме", - дип кызыксыналар бит. -Эчми шул, - дип...
-
Яшь җырчы Алмаз Хәсәнов: Кунакка кайткач, әти булдым!
Яшь җырчы Алмаз Хәсәнов гаиләсендә шатлыклы вакыйга: Алмаз әти булды! Казанда яшәүче яшь гаиләнең нарасые Казанда түгел, ә күрше республикада туган. - Тормыш иптәшем Рима белән Башкортстанга кунакка кайткан идек. Сабый Казанга кайтканчы түзмәгән күрәсең, Башкортстан вакыты белән төнге сәгать 1дә туды. Хәзерге вакытта Рима белән улым районның бала тудыру...
-
Кукмаралылар “Казан утлары” фестиваль-бәйгесеннән лауреат исемнәре белән кайтты
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты базасында "Казан утлары" VIII Популяр музыка башкаручылар халыкара яшьләр музыка фестиваль-бәйгесе узды. Иҗади бәйгедә катнашкан Кукмара балалар сәнать мәктәбе укучылары: Илназ Гыйльметдинов (укытучысы Л.Хөснетдинова), Рисана Хантимерова (укытучысы Л.Хөснетдинова), Анастасия Сабанчеева (укытучысы В.Гыйләҗева) икенче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар. Алена Ишмурзина (укытучысы В.Гыйләҗева) "Эстрада вокалы"...
-
Кукмарада “Йөрәктән-йөрәккә “ дигән бәйрәм концерты узачак
Халыкара инвалидлар көне кысаларында 9 декабрьдә район Мәдәният йортында "Йөрәктән-йөрәккә " дип аталган бәйрәм концерты була. Башлана -14.00 сәгатьтә. Керү бушлай.
-
Кукмара музеенда “Самавыр бәйрәме” дәвам итә (фото)
Музейга поселокның "Ромашка" балалар бакчасына йөрүчеләр килде. Бәйрәм шигырьләр сөйләү, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды, самавырда кайнаган чәй эчү белән төгәлләнде. "Минем әни - иң яхшысы" бәйгесе җиңүчеләренә Мактау грамотасы, истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр иттеләр музей хезмәткәрләре.
-
Коткаручылар 26 яшьлек ир-егетне эзли (ФОТО)
Татарстанның Чаллы шәһәрендә югалган 26 яшьлек егетне эзлиләр. 23 ноябрьдә ул өеннән кибеткә дип чыгып киткән, хәзергә кадәр кайтмаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Егетнең югалуы турындагы хәбәр 1 декабрьдә диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына килеп ирешә. Чаллы эзләү-коткару отрядларының кизү...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: өч кеше зыян күргән (фотолар)
Кичә, 5 декабрьдә, кичке сәгать алтыларда поселокның Производственный урамы, 9нчы йорт янында юл-транспорт һәлакәте була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кәчимир авылы ягыннан Кукмарага таба хәрәкәт итүче "УАЗ" автомобиле шоферы, һава торышы шартларын исәпкә алмыйча, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта...
-
Кукмаралылар “Әдәби герой музее” дигән конкурста җиңү яулады
Республика балалар китапханәсе тарафыннан "Әдәби герой музее" дигән конкурс игълан ителгән иде. Без, район балалар китапханәсе, әлеге бәйгегә 50 дән артык эш кабул итеп алдык. Иң яхшы, конкурс таләпләренә җавап биргән 3 эш жюри тарафыннан Казан балалар китапханәсенең финал өлешенә җибәрелде. 1 декабрьдә Республика балалар китапханәсендә әлеге эшләргә нәтиҗә ясалды....
-
Кукмарада “Кыш бабайдан биш бүләк” акциясе бара
Сабый чактан ук Яңа елны могҗизалар алып килүче буларак күзаллыйбыз. Әнә, өч атка җигелгән тарантаста зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай, бураннар туздырып, бәс сарган урман эченнән килеп чыга да, тылсымлы таягы белән селтәнеп җибәрүгә бар дөнья сихри матурлыкка чума. Ә аркасына аскан капчыгында ниләр генә юк аның... Ә бүләкләре...
-
Радик Юльякшинны ОМОН кулга алган
Радик Юльякшин белән һәр көн диярлек нидер булып тора. Әле яңарак гына Elvin Grey һәм Кукмара район мәдәният йорты директоры белән чыккан гаугадан соң, Чаллыда соңгы сигезенче концертларын биреп яткан вакытта, башкаручы тагын стресс кичерә. Радик өчен ул да көтмәгән вакыйга була. "Концерт биреп кергәч, чәй генә эчәргә утырган идек,...