Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь җырчы Алмаз Хәсәнов: Кунакка кайткач, әти булдым!

Яшь җырчы Алмаз Хәсәнов гаиләсендә шатлыклы вакыйга: Алмаз әти булды! Казанда яшәүче яшь гаиләнең нарасые Казанда түгел, ә күрше республикада туган. - Тормыш иптәшем Рима белән Башкортстанга кунакка кайткан идек. Сабый Казанга кайтканчы түзмәгән күрәсең, Башкортстан вакыты белән төнге сәгать 1дә туды. Хәзерге вакытта Рима белән улым районның бала тудыру...

Яшь җырчы Алмаз Хәсәнов гаиләсендә шатлыклы вакыйга: Алмаз әти булды! Казанда яшәүче яшь гаиләнең нарасые Казанда түгел, ә күрше республикада туган.

- Тормыш иптәшем Рима белән Башкортстанга кунакка кайткан идек. Сабый Казанга кайтканчы түзмәгән күрәсең, Башкортстан вакыты белән төнге сәгать 1дә туды. Хәзерге вакытта Рима белән улым районның бала тудыру йортында, икесенең дә хәле яхшы, Аллага шөкер. Улыбызның авырлыгы - 2800 гр, буе - 52см. Булат дигән исем сайлап куйдык. Хастаханәдән чыккач та, Рима әнисе янында яшәп торачак. Аннан соң гына Казандагы фатирыбызга кайтачакбыз, Алла теләсә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алмаз Хәсәнов.

Алмаз тормыш иптәше белән Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар төркемендә танышкан булган. Рима - биюче, «Сәйдәш» бию төркемендә эшли, мәктәптә дә укыта. Алмаз белән Рима 2 ел очрашып йөргәннән соң узган елның декабрь аенда гаилә корды.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев