Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар “Әдәби герой музее” дигән конкурста җиңү яулады

Республика балалар китапханәсе тарафыннан "Әдәби герой музее" дигән конкурс игълан ителгән иде. Без, район балалар китапханәсе, әлеге бәйгегә 50 дән артык эш кабул итеп алдык. Иң яхшы, конкурс таләпләренә җавап биргән 3 эш жюри тарафыннан Казан балалар китапханәсенең финал өлешенә җибәрелде. 1 декабрьдә Республика балалар китапханәсендә әлеге эшләргә нәтиҗә ясалды....

Республика балалар китапханәсе тарафыннан "Әдәби герой музее" дигән конкурс игълан ителгән иде. Без, район балалар китапханәсе, әлеге бәйгегә 50 дән артык эш кабул итеп алдык. Иң яхшы, конкурс таләпләренә җавап биргән 3 эш жюри тарафыннан Казан балалар китапханәсенең финал өлешенә җибәрелде.

1 декабрьдә Республика балалар китапханәсендә әлеге эшләргә нәтиҗә ясалды. Тәлгать Нәҗмиев исемендәге Байлангар китапханәсеннән Хисмәтов Айрат I урынга лаек дип табылды, ә Югары Арбаш китапханәсеннән Тимербаев Рүзил, һәм район балалар китапханәсеннән Горданов Булат II урынны алды.

Җиңүчеләр исемлегендә, конкурста катнашкан 1161 китап укучы бала арасыннан, үзебезнең район һәм авыл китапханәләренә йөрүче китап укучыларны күрү безгә икеләтә сөенеч китерде. Чын күңелдән аларны җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында уңышлар телибез.

Илзия Харисова, район үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев