Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада юл фаҗигасе: өч кеше зыян күргән (фотолар)

Кичә, 5 декабрьдә, кичке сәгать алтыларда поселокның Производственный урамы, 9нчы йорт янында юл-транспорт һәлакәте була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кәчимир авылы ягыннан Кукмарага таба хәрәкәт итүче "УАЗ" автомобиле шоферы, һава торышы шартларын исәпкә алмыйча, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта...

Кичә, 5 декабрьдә, кичке сәгать алтыларда поселокның Производственный урамы, 9нчы йорт янында юл-транспорт һәлакәте була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кәчимир авылы ягыннан Кукмарага таба хәрәкәт итүче "УАЗ" автомобиле шоферы, һава торышы шартларын исәпкә алмыйча, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм юлның каршы як полосасына чыгып, юл читенә төшеп каплана. Нәтиҗәдә шофер үзе, аның ике пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алалар, Арча үзәк дәваханәсенә җибәреләләр.

Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуы сорала!

Фотолар ЮХИДИдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев