Исерек айнымасынмы? Айнысын!
Дәваханәләрдә табибка керергә чират көтеп торганда, ирексездән, әйләнә-тирәдәгеләрнең әңгәмәсенә колак саласың. Беркөнне дә ике өлкән яшьтәге апаның сөйләшкәнен ишетергә туры килде. Аның кадәр игътибар да итмәгән булыр идем, әмма олырагының: -Киявең тәки эчмиме? - дип соравы колакны "торгызырга" мәҗбүр итте. Гадәттә: "Эчәме", - дип кызыксыналар бит. -Эчми шул, - дип...
Дәваханәләрдә табибка керергә чират көтеп торганда, ирексездән, әйләнә-тирәдәгеләрнең әңгәмәсенә колак саласың. Беркөнне дә ике өлкән яшьтәге апаның сөйләшкәнен ишетергә туры килде. Аның кадәр игътибар да итмәгән булыр идем, әмма олырагының:
-Киявең тәки эчмиме? - дип соравы колакны "торгызырга" мәҗбүр итте. Гадәттә: "Эчәме", - дип кызыксыналар бит.
-Эчми шул, - дип җавап бирде яшьрәге, йөзен чытып. - Исерек айнымасын, хәерче баемасын, диләрме әле?! Айныгач, кызыма карашы бик үзгәрде. Үзеннән бер дә калдырмый. Кибеткә дә бергә чыгалар, су коенырга да бергә йөрделәр, көз көне атна саен гөмбә җыярга бардылар. Хәтта балыкка да үзе белән йөртте. Элек, ире исерек чакта, кызымның үзенә вакыты күп кала: иптәш кызларына барып ял итеп, такылдап кайта иде, миңа да еш килде. Ә хәзер кияүнең күзе-башы тонды: "Мин синең матур хатын икәнеңне моңарчы күрмәгәнмен, сине үземнең янымнан җибәрәсем дә килми", - дип әйтә икән. Өйне чиста итеп тотуны, тәмле ашарга ярата башлады. Әле кияү кызыма машина алып бирмәкче икән, "права"га укырга куша. Я, әйт әле менә, нәрсәгә кирәк ул хатын-кызга машина?!
Апаларның сөйләшкәнен мин генә түгел, янәшәмдә утыручы бер ханым да тыңлый икән. Мин моны күреп, йөземне ясап, "мәгънәле итеп" аңа баш селкеп куйдым.
-Ә минеке көн саен эчә, - диде ул, зәп-зәңгәр күзләре белән тутырып карап. Ул күзләрдә күпме сагыш һәм әрнү иде. - Мин гомерем буе исерек әти белән яшәдем, ирем дә эчәргә ярата. Хатын-кыз, гадәттә, яхшы машинасы булган, шәп йортта яшәүчеләрдән көнләшә. Ә мин ирләре эчми торган хатыннардан көнләшәм. Чын менә. Чөнки аек кеше - аек фикерле була ул. Ул иртәгәге көн белән яши. Минем интегеп торуымны әни белми, борчыйсым килми. Өйдәге абый да көн саен салмыш. Олы улым югары уку йортында укый. "Диплом алуга Казанда урнашам да, сеңлем белән сине үз яныма алам", - ди. Көн саен шалтыратып: "Әти бүген тагынмы?" - дип сорый. Кайвакытта сиздермим дә, барыбер нервылар беткән инде, тавыштан ук аңлап ала. Ә өйдәге кыз барысын белеп, күреп тора. Үз яшьтәшләренә караганда күпкә олы күренә. Бик сирәк елмая, аз сөйләшә. Тумас борын картайган дип, әйтәләр бит әле. Минем улым, кызым кебекләр турында инде бу сүз. Әтисенең балалар белән уйнаганы, аларны башка әтиләр кебек җитәкләп тә йөрткәне булмады. Алар минем янәшәмдә үстеләр.
Бу сөйләшүләрнең шаһите булганнан соң, озак уйланып йөрдем. Чынлап та, әлеге замана чире күп гаиләләрне таркатты, күпләрне бәхетсез итте шул.
Яманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев