Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коткаручылар 26 яшьлек ир-егетне эзли (ФОТО)

Татарстанның Чаллы шәһәрендә югалган 26 яшьлек егетне эзлиләр. 23 ноябрьдә ул өеннән кибеткә дип чыгып киткән, хәзергә кадәр кайтмаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Егетнең югалуы турындагы хәбәр 1 декабрьдә диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына килеп ирешә. Чаллы эзләү-коткару отрядларының кизү...

Татарстанның Чаллы шәһәрендә югалган 26 яшьлек егетне эзлиләр. 23 ноябрьдә ул өеннән кибеткә дип чыгып киткән, хәзергә кадәр кайтмаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Егетнең югалуы турындагы хәбәр 1 декабрьдә диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына килеп ирешә. Чаллы эзләү-коткару отрядларының кизү сменасы егетнең мобиль телефоныннан килгән сигнал буенча Тукай районы Олы Шилнә авылына бара, әмма ир-егет анда да табылмый.

4 декабрьдә үткәрелгән эзләү-коткару чаралары да нәтиҗә бирми. Эзләү операциясендә катнашучылар Чаллының 65 нче торак комплексы янындагы кырны әйләнеп чыга.

Эзләү-коткару чаралары снегоходларда эт ярдәме белән алып барылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев