6 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Юл һәлакәтендә 25 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән (ФОТО)
Кичә төнге сәгать унда Азнакай- Тымытык - Куктәкә юлының 1нче километрында 29 яшьлек «Лифан» автомобилен йөртүче җитди транспорт- юл һәлакәтенә тарыган, -дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Башлангыч мәгълүматлар буенча, машина йөртүче тизлекне арттырган һәм машина юл кырыена төшеп китеп, агачка барып...
-
Кукмарада “Мираж” төркеме һәм башкала артистлары Равилә һәм Радик Шәрипҗановларның концерты була
Белми калмагыз! Кукмарага "Мираж" төркеме килә. Концерт 9 сентябрьдә Киндеркүл янындагы тугайда 19.00 сәгатьтә башланачак. Программада шулай ук башкала артистлары Равилә һәм Радик Шәрипҗановларның чыгышы да кертелгән. 18 сәгать 30 минуттан тугайга Сабантуй маршруты буенча түләүле автобуслар йөри башлаячак. Тамашага рәхим итегез!
-
Кукмара районында төшерелгән “Һәркемнең үз юлы” фильмы иртәгә тамашачылар хозурына тапшырыла
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 18 фильм катнаша, шуларның 6 сы конкурс программасына сайлап алынган. Тамашачыларга "Кеше. Кешеләр дөньясында" программасы кысаларында тәкъдим ителәчәк фильмнар арасында "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының яңалыклар тапшыруын алып баручысы Фәнис Камалның татар телендәге "Һәркемнең үз юлы" дип...
-
Ныртыда янгын булган
Кичә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, Кукмара янгын-коткару частенә Ныртыда шәхси ферманың түбәсе яну турында хәбәр керә. Янгында зыян күрүчеләр юк. 36 баш терлек крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүчеләр көче белән коткарыла.
-
Tatar-inform.tatar – .tatar доменында эшләүче беренче яңалыклар сайты
30 августта, Республика көнендә, .tatar доменында татар телендә беренче яңалыклар сайты эшли башлады. Моңа кадәр рус версиясе домены астында эшләп килгән һәм, башлыча, тәрҗемә итүгә корылган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы - tatar-inform.tatar. Татар редакциясенең .TATAR доменында теркәлүенең сәбәбе - Татарстан Республикасы хөкүмәте тырышлыгы белән булдырылган доменны популярлаштыру....
-
Туембашта "Авыл көне" узды (фото)
Туембаш авылы бар халыкны үзенә җыйды. Анда "Авыл көне" гөрләде. Бәйрәм котлаулар, бүләкләүләр, төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Милли көрәштән дә ир-егетләр читтә калмады. Фотолар "Наш Кукмор" төркеменнән алынды
-
Путин гаиләсенә кагылышлы серен чишкән
Россия Президенты Владимир Путин Bloomberg агентлыгы мөхәрриренә кызларының нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләгән. Кызларының сәясәттә карьера ясауларын телиме дигән сорауга ул "алар яшь, әмма инде олы кешеләр, үзләренең киләчәген үзләре билгеләргә тиеш" дигән. Путин кызларының фән һәм башка кешеләр өчен игелекле, кирәкле эшләр белән шөгыльләнүләрен дә әйткән. Аларның үзләрен кирәкле...
-
Зур Сәрдек клубында Әтнә Дәүләт драма театры спектакль куя
9 сентябрьдә Зур Сәрдек мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча куелган спектаклен тәкъдим итә. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү бушлай.
-
Район башлыгы тегү фабрикасы хезмәткәрләре белән очрашты (фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев районның социаль-икътисадый торышы, агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр белән таныштырды. Очрашып-сөйләшүдә киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде. Очрашуда шулай ук булачак сайлаулар турында да сөйләшенде.
-
Кукмара кызы Илзирә Зарипова “Ел җыры” халыкара җыр фестивалендә беренчелекне алды
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең вокал-соло бүлегендә шөгыльләнүче (укытучысы Лилия Нурмиева), районыбызның үзешчән композиторы Илгиз Зариповның кызы Илзирә июль аенда Симферополь шәһәрендә ЮХИДИның 80еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада Татарстаннан бердәнбер җырчы буларак катнашты. Севастополь, Бакчасарай шәһәрләрендә үткән концертларда да уңышлы чыгыш ясады. Августта Туапсе шәһәрендә "Ел җыры" халыкара җыр фестивалендә чыгыш ясап,...
-
#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре акциясе башланды
5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр республикада "Шәфкатьлелек атнасы" уза. Акция кысаларында җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә татарстанлылар әлеге акциягә кушылды инде. "Шәфкатьлелек атналыгы"ның күркәм идеясен Instagram һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә "#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре" акциясенең башлануы хакында игълан иткән "ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры...
-
Полиция хезмәткәрләре укучыларга террорлыкның кеше тормышына куркыныч тудыруын төшендерделәр (фото)
(Кукмара, 6 сентябрь, "Хезмәт даны") Террорга каршы теләктәшлек көнендә полиция хезмәткәрләре, гаилә бәхетсезлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспекторлар мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, акцияләр уздырдылар. Алар террорлыкның кеше тормышына зур куркыныч тудыруына басым ясадылар, халык күпләр җыелган урыннарда, җәмәгать транспортында игътибарлы булуның мөһимлеген, ташлап калдырылган, хуҗасыз сумкалар, шикле...
-
Кукмара музеенда кунак булган 91 яшьлек Вәли Баһаманов үзенең истәлекләре белән уртаклашты
(Кукмара, 6 сентябрь, "Хезмәт даны") Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Манзарас авылыннан кунак - 91 яшьлек Вәли Баһаманов булып китте, дип хәбәр иттеләр музейдан. "Ветеранның музейдагы экспонатлар турында тәфсилләп сөйләве һәрберебездә зур кызыксыну уятты. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, Вәли абыйның хәтере бик яхшы. Без аның кебек кадерле кунакларга һәрчак...