Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре акциясе башланды

5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр республикада "Шәфкатьлелек атнасы" уза. Акция кысаларында җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә татарстанлылар әлеге акциягә кушылды инде. "Шәфкатьлелек атналыгы"ның күркәм идеясен Instagram һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә "#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре" акциясенең башлануы хакында игълан иткән "ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры...

5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр республикада "Шәфкатьлелек атнасы" уза. Акция кысаларында җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк. Күп кенә татарстанлылар әлеге акциягә кушылды инде.

"Шәфкатьлелек атналыгы"ның күркәм идеясен Instagram һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә "#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре" акциясенең башлануы хакында игълан иткән "ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплады. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте акциясенең максаты - чын мәгънәсендә ярдәмгә мохтаҗларны бәхетле итүче игелекле затлар турында республикага сөйләү.

"#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре" акциясендә үзенең игелекле гамәле яисә якыннары һәм дусларының ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүе хакында сөйләргә теләгән һәркем катнаша ала. Яхшы хәбәр белән бүлешү өчен "Татар-информ" агентлыгының "ВКонтакте" (vk.com/tatarinform) социаль челтәрендәге төркеменә кереп, "Яңалык тәкъдим итү" төймәсенә басарга һәм игелекле гамәл турында җентекле мәгълүмат җибәрергә кирәк. "Татар-информ" журналистлары юлланган хәбәрне республиканың әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгының төп сәхифәсендә урнаштырачаклар.
Игелек кылырга ашыгыгыз һәм бу хакта безгә дә сөйләгез, без исә аны бөтен Татарстанга җиткерәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев