(Кукмара, 6 сентябрь, "Хезмәт даны") Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Манзарас авылыннан кунак - 91 яшьлек Вәли Баһаманов булып китте, дип хәбәр иттеләр музейдан. "Ветеранның музейдагы экспонатлар турында тәфсилләп сөйләве һәрберебездә зур кызыксыну уятты. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, Вәли абыйның хәтере бик яхшы. Без аның кебек кадерле кунакларга һәрчак...
(Кукмара, 6 сентябрь, "Хезмәт даны") Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Манзарас авылыннан кунак - 91 яшьлек Вәли Баһаманов булып китте, дип хәбәр иттеләр музейдан. "Ветеранның музейдагы экспонатлар турында тәфсилләп сөйләве һәрберебездә зур кызыксыну уятты. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, Вәли абыйның хәтере бик яхшы. Без аның кебек кадерле кунакларга һәрчак шат", - диләр музей хезмәткәрләре.
Нет комментариев