6 май 2017 яңалыклары
-
Зур корсаклы милиционерларны эштән куалар
Таджикстанда ун милиционерны гәүдә авырлыгы тиешеннән артык зур булганга эштән азат иткәннәр, дип хәбәр итә News.tj. Яшь, буй, авырлык халыкара таблица буенча ярашмаган хезмәткәрләргә милиция өлкәсендә эшләмәскә кирәк, дигән фикергә килгән Таджикстанның Эчке эшләр министрлыгы. Милиционер тазарган саен аның эшләү сәләте кими, имеш. 100ләп хезмәткәргә кисәтү ясалган. Үзеңне формада тоту...
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының бозылуы турында кисәтә
Республикада җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
-
Якташыбызның сугышчан бүләкләре туган якка кайтты (фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев һәм район хәрби комиссары Равил Гафиев бүген тумышы белән Зур Сәрдек авылыннан булган, яу кырында ятып калган якташыбыз Сәләхов Сәхап Сәләх улының сугышчан бүләкләрен - "Кызыл йолдыз" ордены һәм "Сугышчан батырлыклары өчен" медаленә таныклыкларны Геройның улы Альберт абыйга тапшырды. -Әтиебез хәрби кеше иде. Ерак Көнчыгышта чик...
-
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында искәртә
Кайбер районнарда давыл булуы ихтимал. Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәрендә. 6 майда Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда көньяк-көнбатыштан исүче җил 15-17 м/с тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин. Температура төнлә 0 0..+5˚, урыны белән -1˚, туфракта 0..-3˚. Кырау төшүе ихтимал. Татар-информ
-
Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салынды (фото)
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды.
-
Баласын чүплек янында ташлап калдырган хатынны эзлиләр
Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең чүп савытлары янында баласын калдырып киткән хатынны эзлиләр. Бу хакта эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсенең бүлек җитәкчесе Римма Искәндәрова матбугат конференциясендә сөйләде дип яза "Челнинские известия". 25 апрель кичендә бу хатын медицина үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм баласына начар булуын әйтә. Табиблар баланың хәле канәгатьләнерлек булуын...
-
Тат.Тулба китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә кушылды (фото)
"Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән акция кысаларында Тат.Тулба китапханәсендә "Герой пионерлар" дигән чара узды. Тәрбия дәресе үсеп килүче буын илебезгә тынычлык бүләк иткән бабалары турында белеп үссен; тылда 11-12 яшьлек яшүсмерләрнең авыр хезмәт башкарулары, тормыш дилбегәсен ирләр кебек тартулары, әмма авырлыкларга бирешмәүләре аларга үрнәк булсын өчен оештырылды. А.Н. Печерскаяның "Бөек...
-
Михаил Черепанов Олыяз мәктәбе эзтабарлары белән акция оештыра
Бөек Ватан сугышы музее директоры, танылган эзтабар Михаил Черепанов Олыяз мәктәбе эзтабарлары белән акция оештыра. Ул, Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган һәм исән кайткан райондашларыбызның "Бүләкләү кәгазьләре"н ("Наградной лист") тапшыруда ярдәм итүне сораган. Эш шунда ки, бүләккә тәкъдим ителгән сугышчыларның кайсы авыллардан икәне билгеле түгел. "Бу исемлекне барлап, флешкадан...
-
Тротуардан тукталышка менү-төшү юлы булсын иде
Кукмараның Ленин урамына тротуарлар җәюне бик сөенеп кабул иттек. Рәхәтләнеп йөрергә була. Әмма тротуардан тукталышка менү юлы юк. Әйтик, хәрби комиссариат тукталышында төшүчеләрнең кайберләре "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче өлкәннәр була. Беркөнне дә бер ир-ат автобустан төшеп, каршыдагы тукталышка килеп җиткәч, аның артындагы сөзәк урыннан бара алмыйча, машиналар...
-
«Шайтан үз эшен эшләгәндер инде, яшьләр арасына низаг керттем мин…» (гыйбрәт өчен)
Миңа 73 яшь. Бүгенге көндә мин үземнең тупаслыгым, үзсүзлегем аркасында бер-ялгыз гомер кичерәм. Ирем белән 2 бала үстердек. Аларны укытып аякка бастырдык. Балаларны тормышка биргәндә миңа шайтан кереп утырган кебек булды. Үз тормышымны кайгыртып, үз аягымда йөреп торганыма шөкер итеп, балаларның гаиләле булуына шатланып яшәр урында мин балаларымның тормышына кысыла...
-
Эшнең кайнаган чагы: ә сез ни белән мәшгуль?
Рәхәтләнеп җиң сызганып эшли торган чорга аяк бастык. Бигрәк тә авылларда бу вакытта тулы куәтенә эш кайный. Май башындагы ялларны да халык гадәттәгечә эшләп «бәйрәм итә». Берәүләр өй юа, бакча, тирә-юньне тәртипкә китерә, икенчеләр баздан бәрәңге чыгара, шушы көннәрдә терлекләрне дә көтүгә чыгаручы районнар бар. Кыр эшләренең дә кызган чагы....
-
Кукмара районында көн саен 220,05 тонна сөт савыла
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда сөт саву буенча беренчелек инде ничә ай рәттән Кукмара районында.
-
“Үлемсез полк”: Дмитриев Федор Иванович
Безнең әтиебез, бабабыз Дмитриев Федор Иванович 1925 елның 3 мартында Үрәсбаш авылында туа. 1942 елның 5 декабрендә Тәкәнеш район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Танкист була. 2нче Балтыйк буе фронтында Эстонияне азат итүдә катнаша. 1944 елның 5 сентябрендә авыр яралана, 1945 елның февраленә кадәр госпитальдә ята. Сугыштан соң туган ягында...
-
Игътибар: “Хезмәт даны” газетасына язылу бәясе төшә!
Хөрмәтле газета укучылар! 11 майдан 21 майга кадәр газета-журналларга язылу декадасы игълан ителә. Ункөнлек дәвамында матбугат чараларына, шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Хәзер район газетасына 6 айга язылу бәясе 648 сум булса, декада чорында ул 596 сум 34 тиен булачак.