Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының бозылуы турында кисәтә
Республикада җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турына кисәтү таратты.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда төнлә һәм 7 майда көндез республикада һәм Казанда көнбатыш, төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына - 15-20, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.
Һава торышы көйсезләнгән вакытта урамда булганда саклану урыннарын дөрес сайларга, транспорт белән идарә иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк, ли коткаручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев