Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баласын чүплек янында ташлап калдырган хатынны эзлиләр

Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең чүп савытлары янында баласын калдырып киткән хатынны эзлиләр. Бу хакта эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсенең бүлек җитәкчесе Римма Искәндәрова матбугат конференциясендә сөйләде дип яза "Челнинские известия". 25 апрель кичендә бу хатын медицина үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм баласына начар булуын әйтә. Табиблар баланың хәле канәгатьләнерлек булуын...

Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең чүп савытлары янында баласын калдырып киткән хатынны эзлиләр. Бу хакта эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсенең бүлек җитәкчесе Римма Искәндәрова матбугат конференциясендә сөйләде дип яза "Челнинские известия".

25 апрель кичендә бу хатын медицина үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм баласына начар булуын әйтә. Табиблар баланың хәле канәгатьләнерлек булуын ачыклый. Хатын икенче терминалга бара, анда ишекләр бикле була. Аннары ул баласын җирдә калдыра һәм китеп бара. Җирдә елап яткан баланы үтеп баручылар таба һәм сырхауханәгә кертә.

Кыз балага бер ай тирәсе, чәчләре җирән, күзләре кара. Ул тәрбия күргән дип хәбәр итә полиция - чөнки киемнәре чиста була. Прививка эзләренә карап, аның бала табу йортында туганын ачыклыйлар.

Бу хатын-кыз ниндидер кыенлыклар барлыкка килү сәбәпле бэби-бокс эзләгән, әмма аны таба алмау сәбәпле, баласын урамда калдырган дигән фараз бар.

«Безнең өчен бу ананы табу мөһим. Ул безгә баланың статусын билгеләү өчен кирәк. Билгеле, ул үзе килсә, яхшырак булыр иде. Әгәр әнисенә кирәк булмаса, ул яки кызлыкка алыначак, яки дәүләт учрежлдениесенә җибәреләчәк. Хәзер без аны эзлибез, халыктан ярдәм сорыйбыз», - ди Римма Искәндәрова.

Бу хатын-кызга чама белән 30-35 яшь, ябык, буе 150-155 см. Баласын калдырганда озын кара курткадан була. Бала хәзер сырхауханәдә.

Баласын калдырган ханым видеокамераларга эләккән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев