Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Михаил Черепанов Олыяз мәктәбе эзтабарлары белән акция оештыра

Бөек Ватан сугышы музее директоры, танылган эзтабар Михаил Черепанов Олыяз мәктәбе эзтабарлары белән акция оештыра. Ул, Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган һәм исән кайткан райондашларыбызның "Бүләкләү кәгазьләре"н ("Наградной лист") тапшыруда ярдәм итүне сораган. Эш шунда ки, бүләккә тәкъдим ителгән сугышчыларның кайсы авыллардан икәне билгеле түгел. "Бу исемлекне барлап, флешкадан...

Бөек Ватан сугышы музее директоры, танылган эзтабар Михаил Черепанов Олыяз мәктәбе эзтабарлары белән акция оештыра. Ул, Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган һәм исән кайткан райондашларыбызның "Бүләкләү кәгазьләре"н ("Наградной лист") тапшыруда ярдәм итүне сораган. Эш шунда ки, бүләккә тәкъдим ителгән сугышчыларның кайсы авыллардан икәне билгеле түгел. "Бу исемлекне барлап, флешкадан язып алып, авыл җирлекләренә җибәрәчәкбез, мәктәбебез сайтына, Кукмара туган якны өйрәнү музее һәм "Кар десанты" төркеме сайтларына урнаштырачакбыз. Ачыкланган мәгълүматны безнең мәктәпнең электрон почтасына җибәрүне сорыйбыз", - диде Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев. Белешмәләр өчен телефон: 39-5-68.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев