5 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
«Кукмара итекләре» фестивалендә Гран-прига «Кукмара барслары» командасы лаек булды
Кукмарада «Кукмара итекләре» халык иҗатының Бөтенроссия фестиваль-күргәзмәсе узды.
-
Кукмара районыннан Нурия һәм Раиф Нәбиевлар: «50 ел үтеп киткәне сизелмәде дә»
Нурия Әхмәтҗанова шушы нигездә туып-үссә, Раиф Нәбиев — Ятмас-Дусай авылы егете. Инде тәмам өлгереп кавыша алар: 28 яшьлек кыз Югары Чура мәктәбенә эшкә урнашып, ике атна гына укытып калса, Казахстанның Рудный шәһәреннән өйләнергә дип кайткан 32 яшьлек егет, аны бер күрүдә ошатып, Рудныйда яшәүче абыйсының: «Быел өйләнеп киләсең инде!» — дигән наказын үтәп, тимерне кызуында суга.
-
Кукмарада «Кукмара итекләре» халык иҗатының Бөтенроссия фестиваль-күргәзмәсе үтә
Россия Президентының Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы әлеге проект Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм декоратив — гамәли иҗатын саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм халык осталарына ярдәм итү максатларында үткәрелә.
-
Кукмара егете Хәлим Шакиров СССР заманындагы экспонатларны куеп, шәхси музей ачарга уйлый
Кукмара егете Хәлим Шакировка 31 яшь. Һәм аның эштән тыш буш вакытындагы шөгыле — элеккеге заман предметларын коллекцияләү.
-
Узган 2024 елда газетабызда яктыртылган мөһим вакыйгалары
Ел вакыйгалары.