Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Нурия һәм Раиф Нәбиевлар: «50 ел үтеп киткәне сизелмәде дә»

Нурия Әхмәтҗанова шушы нигездә туып-үссә, Раиф Нәбиев — Ятмас-Дусай авылы егете. Инде тәмам өлгереп кавыша алар: 28 яшьлек кыз Югары Чура мәктәбенә эшкә урнашып, ике атна гына укытып калса, Казахстанның Рудный шәһәреннән өйләнергә дип кайткан 32 яшьлек егет, аны бер күрүдә ошатып, Рудныйда яшәүче абыйсының: «Быел өйләнеп киләсең инде!» — дигән наказын үтәп, тимерне кызуында суга.

Күрештек, сөйләштек, чәй эчтек, үткәннәрне бөртегенә кадәр барладык, әмма... кат-кат бу турыда искә алсак та, Нурия апаны җырлатырга оныттык. Районда яшәүче өлкән буын аның җырлавын әле дә хәтерли торгандыр. Чөнки Кукмараның чыбыклы радиосы һәр өйдә сөйләгән заманда ул радиотапшыруларда еш кунак була. 

...Хезмәтем буенча районның күп җирләрендә йөрелсә дә, ул көнне Важашур авылына беренче тапкыр аяк басуым иде. Көне дә истәлекле — Нурия һәм Раиф Нәбиевларның бергә гомер итүләренә 50 ел тулды. Зурлап кунаклар чакырып, бүләкләр, котлаулар кабул итеп үткәрмәде алар бу көнне. Өчебез дә чәй өстәле артында Нурия апа әзерләгән сый-хөрмәттән авыз итеп, фоторәсемнәргә, хезмәтләре өчен бирелгән төрле Мактау кәгазьләренә, беренче сыйныфтан бирле тупланып килгән җыр дәфтәренә күз салып, әйткәнемчә, үткәннәрне барладык. Соңгы елларда Раиф абыйның сәламәтлеге какшап китүе дә әлеге матур датаны тантаналы итеп уздырырга ирек бирми. Бу уңайдан Нурия апаның сабырлыгына, гомер иткән тормыш иптәшенә шуның кадәр игътибарлы булып, карап, тәрбияләп торуына сокланмый мөмкин түгел.

Нурия Әхмәтҗанова шушы нигездә туып-үссә, Раиф Нәбиев — Ятмас-Дусай авылы егете. Инде тәмам өлгереп кавыша алар: 28 яшьлек кыз Югары Чура мәктәбенә эшкә урнашып, ике атна гына укытып калса, Казахстанның Рудный шәһәреннән өйләнергә дип кайткан 32 яшьлек егет, аны бер күрүдә ошатып, Рудныйда яшәүче абыйсының: «Быел өйләнеп киләсең инде!» — дигән наказын үтәп, тимерне кызуында суга. 

Ә бит Нурия балачактан ук сәхнә кешесе булам дип үсә. 11 сыйныфны тәмамлагач, клуб мөдире яки китапханәче һөнәренә укыйм дип хыялланган кызын әнисе бер җөмлә белән генә туктата: «Билеңне әллә кемнәргә тоттырып, сәхнәдә биеп йөрисең юк әле!»

«Мәктәптә алдынгылар рәтендә идем. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, Югары Өскебеш авылына йөреп укыдык. Бер көн дә укуны калдырмый идек. Буранлы төннәрдә я агай-энеләрдә, я укытучыларның үзләрендә тукталабыз, чөнки мәктәп линейкасында укучылар алдына чыгып, урындыкка бастырып ачулануларыннан оялам. Аннан соң Тәкәнештә мәктәпне дәвам итеп, кулыма аттестат алдым. Әти иптәш кызым белән бергә Алабуга фельдшерлар әзерләү училищесына илтеп куйды. Бик сагынып, елашып яттык без анда. Имтиханнарны бирә алмадык дип алдалап, авылга кире кайттык. Шуннан соң мин Алабуга педагогика институтына читтән торып укырга кердем, физика-математика укытучысы дипломын алдым», — ди Нурия апа.

Ә Раиф абый — сугыш чоры баласы икән. Үзәккә үткән 1942 елның салкын гыйнвар аенда 7 балалы гаиләдә иң кечесе булып туа. Нырты, Кукмараның беренче урта мәктәпләрендә белем ала. Армиядә танкист булып хезмәт иткән энекәшен Мөхәммәт абыйсы үз янына — Казахстанның Рудный шәһәренә чакырып ала. Белемгә хирыс егет тимер рудаларын чыгару һәм баету буенча Казахстанның иң эре предприятиесенә — "Соколовск-Сарбай тау-баету производство берләшмәсе«нә токарь булып урнаша, политехник техникум, соңрак политехник институтта укып, тау инженеры белгечлеге ала. Комбинатта мастер, цех, участок начальнигы булып эшли. Берничә тапкыр ул чорларның социалистик ярыш җиңүчесе була. 

Гаиләнең биредә бер-бер артлы өч балалары туа — Светлана, Рөстәм, Римма. Әлбәттә, балалар үстерүнең иң авыр вакытлары Нурия апа җилкәсенә төшә. Чөнки таң беленүгә, тормыш иптәше эшенә китеп бара, кичләрен югары белем ала. 1952 елда палаткалы шәһәрчектән төзелә башлаган Рудный каласында хатын-кызлар өчен эш урыны да күп түгел. Шуңа күрә Нуриясенә, балаларның үсү тәртибенә яраклашып, төрле җирләрдә эшләргә туры килә. Балалар бакчасы, мәктәп, саклык банкы... Кияүгә чыгып, өч ел үткәннән соң, ике яшьлек кызы белән Ятмас-Дусайга кайтып, берничә ел дәвамында Раиф абыйның әти-әнисен карарга, авыл мәктәбендә укытырга да өлгерә. 

Әмма сәнгатькә гашыйк күңел кайда да үзен сиздерә шул инде. Мәктәптә эшләгәндә оештыру эшләренә хирыслыгын күреп, Нурия апага шәһәр җитәкчелеге татар-башкорт сәнгать оешмасын тупларга тәкъдим итә. Ул биредә «Дуслык» төркеме оештыра. Казахстанның барлык өлкәләренә йөреп, концертлар, спектакльләр куялар, очрашулар үткәрәләр. Татар һәм башкорт халыкларының үзара дуслыгын ныгыткан хезмәтләре өчен якташыбыз күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек була.

«50 ел үтеп киткәне сизелмәде дә. Раиф белән дус-тату яшәдек, тәмәке тартмады, миңа кул күтәрмәде. „Син — педагог, балаларны син тәрбиялә“, — диде ул миңа. Гаиләдә бернинди тавыш чыкмады. Балалар безнең тарткалашуны ишетеп үсмәде. Әйтәсе сүземне дә иртә белән әйбәтләп кенә Раифкә җиткерә идем. 24 ел Рудныйда гомер итсәк тә ияләнә алмадым. Авылны сагынып яшәдем, кайтасым килде. Гел ниндидер үзгәрешләр булган кебек. Шахтада шартлаулар вакытында тугыз катлы йортлар селкенә иде. Тузан... Җәй көне 55 градус эсселек, җил юк. Организмга кислород җитми иде. Лаеклы ялга чыгып, Важашурга — мин үскән нигезгә кайтып урнаштык. Апа, әти-әнине озатып, үзе генә калган иде инде, без кайтуга, ул да озак тормады, бакыйлыкка күчте. Казахстанда лаеклы ялга чыгып, авылга кайткач, төрле сәбәпләр аркасында пенсияне ике елдан соң гына алдым, Раиф исә 13 ел дәвамында пенсиясе өчен җәй көне Рудныйга барып кайтты. Уйлап карагыз әле: юлга гына күпме чыгымнар китә иде?!» — ди сабыр гына Нурия апа.

Әлеге гаиләнең күркәм сыйфатлары балаларына да күчкән. Светлана, музыка мәктәбен, училищесын, мәдәният институтын бары тик кызыл дипломнарга тәмамлап, Чиләбе шәһәрендәге оркестрда артистка, Башкортостанның Учалы музыка училищесында укытучы, Чиләбе студентларының «Семеновна» рус халык инструментлары ансамбле җитәкчесе булып эшли, ул — Россиякүләм күп кенә музыкаль конкурслар лауреаты, җиңүчесе. Рөстәм дистә елдан артык тимер юлда тепловоз йөртә, Нократ Аланында яши. Риммалары исә шулай ук көллият, Казандагы югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый, мәктәптә укыта. Казаннан Мәскәүгә күченгәннән соң, бүгенге көндә гаиләсе белән чит илдә яши. Әби белән бабайдан күчкән зиһенлелек, белем алуга омтылыш гел бишле билгеләренә генә укучы оныкларда дәвам итә. 

Нурия апа Кукмара тегү фабрикасында эшләгән чакларын аеруча бер ямансулык, шул ук вакытта елмаю белән искә алды. «Бервакыт тегү фабрикасында эшләгәндә Кукмара радиосында берьюлы өч җыр җырлаган идем, шул көнне фабрикада цехларда эшне туктатып торып, мине тыңлаганнар», — дип истәлекләрен барлады ул. — Фоат Галимуллин Казанга җыр сәнгате буенча китәргә дә чакырган иде«. «Кукмара кышы», өлкәннәрнең «Балкыш» фестивальләрендә катнашуы өчен бирелгән дипломнар да Нурия апа күңелендә матур хатирәләрне уята. 

...Капкаларыннан чыгып, юлга кузгалганда төрле хисләр белән саубуллаштым. Раиф абыйны авырсынмыйча, бер кәлимә зарлану сүзе әйтмичә тәрбияләүче Нурия апаны берникадәр кызгану хисе дә, аның сабырлыгы, бер-берсенә булган хөрмәтне еллар дәвамында саклап килә алулары да сокландырды. Әйе, һәркемнең тормыш китабы үзенчә языла шул.

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев