Узган 2024 елда газетабызда яктыртылган мөһим вакыйгалары
Ел вакыйгалары.
Районга эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев Кукмараны республикада әйдәп баручы муниципаль берәмлекләрнең берсе дип атады.
***
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды.
***
XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында районга илебезнең 44 төбәгеннән 700гә якын делегат килде.
***
Кукмара өченче урта мәктәбе территориясендә белем йорты белән янәшә яңа бина сафка басты. 375 балага исәпләнгән мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыячак.
***
Күппрофильле лицей (икенче урта мәктәп) үзенең 155 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтте.
***
Районга эш сәфәре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Ул капиталь төзекләндерелгән «Нараткай» лагеренда булды, «Гаврилов» исемендәге сөтчелек комплексының эшчәнлеге, 4800 башка исәпләнгән сөт-товар фермасының төзелеш барышы, күргәзмәләр белән танышты, аграрийлар һәм җирлек башлыклары белән аралашты.
***
Районның ЗАГС бүлеге янында күпбалалы, бәхетле гаиләләргә багышланган һәйкәл ачылды.
***
Әсән-Елга авылы һәм Кукмараның «Ромашка» балалар бакчалары капиталь төзекләндерүдән соң үзләренең ишекләрен ачты.
***
Поршур авылында балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпне үз эченә алган мәгариф үзәге ачылды.
***
Әсән-Елга авылында «Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде.
***
Югары Чура урта мәктәбе федераль программа буенча төзекләндерелде.
***
Каенсар авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, китапханә һәм универсаль залны (спорт һәм актлар заллары) берләштергән күпфункцияле үзәк ачылды.
***
Мәчкәрә авылында реставрация эшләре алып барылучы беренче Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды.
***
Камышлы урманы буенда урнашкан «Нараткай» лагере «Балалар ял зоналарын яңарту» республика программасы буенча үзенең икенче яшьлеген кичерде.
***
Манзарас авылында җирле башкарма комитет бинасы ачылды.
Ядегәр һәм Манзарас авылларында модельле китапханәләр ачылды.
***
Кукмараның Бакыр тавы итәгендә роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса эшли башлады.
***
Туеш стадионы дип йөртелүче территориядә универсаль баскетбол-волейбол, мини-футбол мәйданчыклары төзелде.
***
Зур Кукмара белән Жилой Рудник авылларын тоташтыручы күпер яңартылды.
***
Нырья авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына капиталь төзекләндерү ясалды.
***
Республика программасы кысаларында Пычак, Янил, Мәчкәрә урта мәктәпләренең азык-төлек блокларында капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде.
***
Район үзәк дәваханәсенең терапия бүлеге каршындагы территория төзекләндерелде.
***
Районга эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев Кукмараны республикада әйдәп баручы муниципаль берәмлекләрнең берсе дип атады.***
***
Олыяз авылында асфальт салынган, Күкшелдә капиталь төзекләндерелгән, Кече Чурада яңа төзелгән юллар ачылды.
***
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә райондагы оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге белән танышты.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев