Кукмарада «Кукмара итекләре» халык иҗатының Бөтенроссия фестиваль-күргәзмәсе үтә
Россия Президентының Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы әлеге проект Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм декоратив — гамәли иҗатын саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм халык осталарына ярдәм итү максатларында үткәрелә.
Кукмарада традицион «Кукмара итекләре» фестивале башланды.
Республиканың һәм Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунаклар кичә күргәзмәләр, мастер-класслар һәм халык күңел ачулары белән танышсалар, бүген алар шәһәребезнең Комсомол мәйданында үтәчәк төп бәйрәмдә күңел ачачак. Россия Президентының Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы әлеге проект Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм декоратив — гамәли иҗатын саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм халык осталарына ярдәм итү максатларында үткәрелә.
«Кукмара итекләре» фестивале 2015 елдан бирле ел саен гыйнвар аенда оештырыла һәм шул вакыт өчендә ул Кукмара шәһәре брендына әверелде.
Республика районнары һәм Россиядән килгән сигез команда арасында ярышлар 10.20 сәгатьтә башланды. Аңа нәтиҗә кичке якта, сәгать 4ләрдә ясалыр дип планлаштырыла. Көндезге сәгать 12 дә «Итекле хоккей» бунеча районара турнирга старт биреләчәк.
Көндезге сәгать 12 дә раойныбыз үзешчәннәре, татар эстрадасының популяр артисты Марат Яруллин, ZAKARA төркеме һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Карповаларның чыгышлары көтелә.
Ә хәзергә биредә ярминкә дәвам итә. Килегез, карагыз, бик күңелле булачак.
фото: Лилия Нургалиева/ «Куукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев