Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара егете Хәлим Шакиров СССР заманындагы экспонатларны куеп, шәхси музей ачарга уйлый

Кукмара егете Хәлим Шакировка 31 яшь. Һәм аның эштән тыш буш вакытындагы шөгыле — элеккеге заман предметларын коллекцияләү.

Хәлим турында очраклы гына ишеттем. Әлеге шөгыле, киләчәккә булган хыялы белән башка яшьтәшләренә һич тә охшамаган ул. Якташыбыз бу гамәлләре белән үзе дә тарихка кереп кала. 

Мәскәүдән кайтуын көтеп алып, үзе белән рәхәтләнеп бер сөйләшеп тә алдык әле. «Бу юлы да башкалага баргач, музейга керми кайтмадым. Дәүләт тарих музеендагы урта гасыр китапларын карап утырдым. Битләре үзгә — калын икән аның», — ди ул.

Кукмара егете Хәлим Шакировка 31 яшь. Һәм аның эштән тыш буш вакытындагы шөгыле — элеккеге заман предметларын коллекцияләү. Ул аларның тузаннарын сөртеп, «өф-өф» итеп кадерләп кенә сакларга куймый, җае чыгу белән кайберләрен Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена тапшыра яисә биредә үткәрелә торган төрле күргәзмәләргә тәкъдим итә. Әйтик, Яңа ел бәйрәме алдыннан музейда оештырылган күргәзмәгә ул коллекциясендә булган, якынча 1960–1980 елларда ясалган чыршы уенчыкларын биреп торган. Әлеге бик тә үзенчәлекле уенчыклар арасында космонавтлар да, Кыш бабай белән Кар кызы, яшелчә, җиләк-җимешләр дә бар.

Кукмара егете Хәлим Шакиров СССР заманындагы экспонатларны куеп, шәхси музей ачарга уйлый

«Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее минем икенче йортым кебек», — ди ул. Бирегә Хәлим беренче тапкыр иптәш егете белән керә. 

«Хәтерлим әле: аларга экскурсияне хезмәттәшем Алена Газизова үткәрде. Егетләр, бик кызыксынып тыңлап, экскурсиядән соң да шактый вакыт музейда йөрделәр. Ул вакытта аның коллекционер икәнен белми дә идек. Шул көннән соң ул бездә ешрак була башлады, шактый экспонатлар: фотоаппарат, журналлар, акчалар, лампа һәм башка предметлар бирде. Килгәндә бервакытта да буш кул белән яныбызга керми, һәрдаим тагын ничек ярдәм итә алам, нәрсә алып килим дип кызыксынып тора. Ә бит ул аларны эшләгән акчасына сатып ала. Фотолар аша үзенең коллекциясе белән таныштыра. Музеебызда ремонт вакытында күченү эшләре күп булды, шул чакта да, зур рәхмәт аңа, авыр витриналар һәм башкаларны ташырга булышты. Хәлим кебек яшьләр аз. Аның әлеге кызыксынуы бездә зур соклану уята», — ди өлкән фонд саклаучысы Сиринә Сабирова.

Хәлим Кукмара беренче гимназиясендә белем ала. Мәктәптә тарих, география фәннәрен яратып үзләштерә. Кечкенәдән төрле казу эшләре белән кызыксына. «Районыбызның иң борынгы авылларның берсе булган Мәчкәрәдә бакыр, көмеш акчалар тапкан идем. Бер өлешен үземдә калдырдым, музейга да бирдем. Шушы юнәлештә алга таба укыйсым да килгән иде, әмма булып чыкмады. Сеңлем укырга керде, аннан соң Кукмара мех фабрикасында эшләгән әтиебез Райнур биш ел авырып бакыйлыкка күчте», — ди ул. 

Хәлим буш вакытларында әтисенең эшен дәвам итә: бик теләп, балта-пычкылар, пычаклар кайрау белән дә шөгыльләнә икән. Бу да — бик сирәкләр генә җиренә җиткереп башкара торган хезмәт. 

Хәлимнең күңелендә инде ничә еллар бер хыял бөтерелә: ул Кукмарада бина арендалап, СССР заманындагы экспонатларны куеп, күрше Нократ Аланы шәһәрендәге кебек шәхси музей ачарга уйлый. Соңгы дүрт ел эчендә экспонатлар туплау буенча ныклы эш алып барган. Аларның берсе дә хәзерге вакытта өендә теләсә кайда аунап ятмыйча, яхшылап урнаштырылып куелган икән. Шулар арасында иң борынгысы — 1909 елда нәшер ителгән журнал, Николай патша вакытындагы китаплар, бакыр акчалар, 1738 елгы акча, фотоаппаратлар, төрле зурлыктагы графиннар. «Менә элеккеге әйберләрне шулай итеп сакларга тырышам», — ди ул.

Әле бит бу очракта өйдәгеләрнең дә хәерхаһлы карашта булулары мөһим: әнисе Раушания ханым да улының бу шөгыленә инде ияләнгән, сүз әйтми икән. 

Хәлимнең шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендәге Эрмитажда да бер иркенләп, андагы экспонатлар белән танышып кайтасы килә. Насыйп булсын!

Рамилә Хәсәнова, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры:

Музейларның төп бурычы — экспонатларны җыю һәм саклау. Ел саен шул максаттан традицион «Бүләк итү көннәре» акциясе уздырабыз. Бүгенге көндә музейның төп фондында — 6697, фәнни-ярдәмче фондында 2526 предмет саклана. Аларның күбесе — тарихыбызга Хәлим кебек битараф булмаган, аны киләчәк буынга җиткерү өчен янып йөргән райондашларыбыз тарафыннан бүләк ителгән экспонатлар. Изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләр олы хөрмәткә лаек.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев