4 апрель 2017 яңалыклары
-
Россия тикшерү комитеты Санкт-Петербург метросын шартлаткан кешенең исемен атады
Тумышы белән ул Кыргызстан кешесе булган. (Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Россиянең Тикшерү комитетында Санкт-Петербург метросында шартлау оештырган ир-атның исемен атадылар. Ул 1995 елгы Әкбәржон Җәлилов булып чыкты. Бу хакта "Российская газета" Россия Тикшерү комитеты җибәргән хәбәргә нигезләнеп яза. Эксперт-криминалистлар "Восстание Мәйданы" метро станциясендә шартлаткыч матдә салып калдырылган сумкада Җәлиловның генетик...
-
Бәрәңгедә жульен
Бәрәңгедә жульен - искиткеч тәмле ризык. Жульен савытлары алырга вакыт таба алмыйча йөргән хуҗабикәләр нәкъ шушы рецептны куллана ала, махсус савытларга салып пешерелгән жульенга караганда, күпкә тәмлерәк килеп чыгачак. Шулай итеп, бәрәңге "тәмле савыт" ролен үти. 3 уртача бәрәңге, 400 гр шампиньон гөмбәсе, 1 эре суган, 100 гр ак май,...
-
Без – чисталык яклы, диләр Олыяз клубы хезмәткәрләре
Республикабызда, районыбызда 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланды. Шул уңайдан Олыяз авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Алар мәдәният йорты яннарын, ишегалларын, клуб территориясен җыештырдылар, өелеп торган карларны тараттылар, чүпләрне себерделәр.
-
Лубян көллияте студентлары “Яшь һөнәрчеләр” чемпионатының сайлап алу турында катнаша (фотолар)
Лубян урман-техник көллияте студентлары "Яшь һөнәрчеләр" V милли чемпионатының (World Skills Russia - 2017) финалында катнашу хокукы алу өчен Мәскәү өлкәсендә узучы сайлап алу чемпионатының беренче көнендә катнашалар. Командага уңышлар телибез!!! Фотолар Инстаграмнан алынды.
-
“Җырлыйк әле!”не алып баручы Кәримовлар гаиләсендә берсе обой ябыштыра-ябыштыра бәбиләргә киткән, икенчесе авылны сагынып имтиханга бармаган (ФОТО)
12 ел эшләгәннән соң, "ТНВ" каналы "Җырлыйк әле!" тапшыруын япкан иде. Күпләр моңа ризасызлык белдерде. Ниһаять, үткән ел азагында ул, яңа көч, сулыш һәм яңа алып баручылар белән, зәңгәр экраннарга кайтты. Хәзер аны җырчы гаилә, бик күп конкурслар лауреаты Алинә һәм Азат Кәримовлар алып бара. Безнең белешмә: Тулы исеме: Азат...
-
Түбән Өскебаш авылы халкы 80-еллар дискотекасында күңел ачты (фото)
Түбән Өскебаш мәдәният йортында "Кичке уен" һәм 80-еллар дискотекасы үткәрелде. Бәйрәм җыр-бию һәм төрле уеннар белән үрелеп барды һәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Кичәгә җыелган авыл халкы бик күнелле ял итте, дип яза "Наш Кукмор".
-
Казан метросында ир-атта граната-төпчек савыты тапканнар
Полиция хезмәткәрләре ир-атны «Авиатөзелеш» станциясендә букчасын тикшерү өчен туктатканнар. (Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Кичә Казан метросында полиция хезмәткәрләре Казан банкларының берсендә инкассатор булып эшләүче ир-атның сумкасында граната-төпчек савыты тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Казанда «Авиатөзелеш» станциясендә 17.00 сәгатьтә полиция хезмәткәрләре ир-атны...
-
Кукмарада март аенда 39 исерек шофер правасыз калган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, март аенда Кукмарада зыян күрүчеләр белән 3 юл фаҗигасе булган, аларда өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән. -Тиешле тизлекне сакламаган өчен - 452, юлның каршы як полосасына чыккан өчен - 26, җәяүлеләргә...
-
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде
Дәүләт Советы Татарстан Президентының Премьер-министр кандидатурасын тәкъдим итүен көтә. Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Илдар Халиков эшеннән азат итүне сорап, бергә зур мәктәпне узган республика Президентына мәрәҗәгать итте. Бу уйланылган карар булуына...
-
Кукмара укучылары 350 сыерчык оясы ясаган (фотолар)
Район мәктәптән тыш эшләр үзәге "Кошларга оя ясыйбыз" дигән экологик акция уздырды. Чарада мәктәпләрнең 1-11 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре һәм технология укытучылары катнашты. Акция кысаларында табигатьне саклау, канатлы дусларыбызга багышланган сыйныф сәгатьләре, экологик дәресләр узды, рәсемнәр конкурсы оештырылды. Барлыгы 350 сыерчык оясы ясалды. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларга...
-
Балалар бакчасында ике бала феназепам эчеп агуланган
Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, "Улыбка" 13 нче балалар бакчасында ике кызның агулануы турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән. 2017 елның 14 мартында, урамда көндезге уеннан соң, тәрбиячеләр ике баланың йөрешләре һәм сөйләмнәре бозылуын сизеп ала. Урынга ашыгыч ярдәм чакырыла һәм балаларның берсе агулану...
-
Кукмара укучылары “Аҗаган” уеннарында көч сынашты (фотолар)
Кукмара 4нче мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды. Әлеге чара Бөек Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган иде. "Аҗаган"да 20 белем бирү учреждениесеннән һәм район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең хәрби-патриотик юнәлештәге берләшмәләреннән 22 команда катнашты. Укучылар ике яшь категориясендә көч сынашты, төрле конкурсларда үз осталыкларын күрсәтте. Уен нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркемендә беренче...
-
Өлгедә балалар катнашында “Хуш киләсез, кошкайлар!” дигән викторина узды
Өлге авыл китапханәсендә, китапханәче Салихова Альбина халыкара кошлар көне уңаеннан 1-7 сыйныф укучылары белән "Хуш киләсез, кошкайлар!" дигән викторина уены үткәрде. Анда 13 бала катнашты Чараның максаты булып балаларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга карата мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү, кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату тора. Бу уенда "Сыерчыклар" һәм "Карлыгач"...
-
Кукмаралылар “Тургай”дан җиңү белән кайтты
Лаешта балалар һәм яшүсмерләр иҗатының "Тургай" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Фортепиано" номинациясендә Алия Әминова (укыт. З.Юзмиева), Наилә Закирҗанова, Ильяс Нигъмәтуллин (укыт.Д.Мамкина) - өченче дәрәҗә лауреат, Элвина Кәримова (укыт.Д.Бариева) - беренче дәрәҗә дипломант дипломнарына ия булдылар. "Гитара" номинациясендә Альмир Әхмәдиев (укыт. Л.Галимуллина)...
-
Апрельгә халык сынамышлары: әтәч кычкырмаса – яңгырга, тузганак чәчәк атса – кыска җәйгә ишарә
Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы...