Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җырлыйк әле!”не алып баручы Кәримовлар гаиләсендә берсе обой ябыштыра-ябыштыра бәбиләргә киткән, икенчесе авылны сагынып имтиханга бармаган (ФОТО)

12 ел эшләгәннән соң, "ТНВ" каналы "Җырлыйк әле!" тапшыруын япкан иде. Күпләр моңа ризасызлык белдерде. Ниһаять, үткән ел азагында ул, яңа көч, сулыш һәм яңа алып баручылар белән, зәңгәр экраннарга кайтты. Хәзер аны җырчы гаилә, бик күп конкурслар лауреаты Алинә һәм Азат Кәримовлар алып бара. Безнең белешмә: Тулы исеме: Азат...

12 ел эшләгәннән соң, "ТНВ" каналы "Җырлыйк әле!" тапшыруын япкан иде. Күпләр моңа ризасызлык белдерде. Ниһаять, үткән ел азагында ул, яңа көч, сулыш һәм яңа алып баручылар белән, зәңгәр экраннарга кайтты. Хәзер аны җырчы гаилә, бик күп конкурслар лауреаты Алинә һәм Азат Кәримовлар алып бара.

Безнең белешмә:
Тулы исеме: Азат Айрат улы Кәримов
Туган җире: Мөслим районы Олы Чакмак авылы
Туган көне: 30 май, 1990 ел
Белеме: Алабуга сәнгать көллияте, Казан дәүләт консерваториясе
Гаилә хәле: хатыны - Алинә, кызы - Азалина.


Безнең белешмә:
Тулы исеме: Алинә Юрий кызы Прокофьева-Кәримова
Туган җире: Түбән Кама шәһәре
Туган көне: 14 март, 1992 ел
Белеме: Казан музыка көллияте, Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.



"Үзебез дә, йортыбыз да музыкаль"
Кәримовлар гаиләсе Казанның Самосырово бистәсендә яши. Йортлары шәһәргә якын, уңайлы урында урнашкан. Икенче катны Азат тулысынча студия иткән.
- Йортыгыз бик зур. Ничек шулай тиз арада очына чыга алдыгыз?
Азат:
- Йортны Алабугада бергә укыган дусларым белән төзедек. Нигезеннән башлап, түбә ябуга кадәр үзебез башкардык, чит куллар ялламадык. Әкрен генә төзи торгач, шактый өлешен тәмамладык. Утны да үзем керттем. Никахтан соң төзи башлаган идек, өч елга якын вакыт алды. Әле эшлисе эшләр байтак. Матди як та бар бит.

Үзебез дә, йортыбыз да музыкаль (көлә). Җырлый-җырлый төзегән идек. Хәзер биредә иҗат кайный. Икенче катны тулысынча студия итү теләге кызык килеп чыкты. Өй салган кичләрнең берсендә караңгы иңгән вакыт иде. Югарыдан шәһәр ягына карыйм, утлар шулхәтле матур балкый, ниндидер сихри дөнья кебек. "Егетләр, бу урынны па-норама ясыйм, бөтен җиргә тәрәзә куям. Биредә студиям булачак", - дим. Шулай эшләдек тә, анда хәзер бөтен яклап тәрәзә.
Алинә:
- Җәен анда керә торган түгел. Тәрәзә күп булгач, кояш кыздыра. Ә матурлыкка килгәндә, искиткеч.

Азатның кулыннан бөтен эш килә. Әле йөкле вакытым иде бит. Эчке ягын икәү эшләдек. Обой ябыштыра-ябыштыра, бала табарга киттем. Кайтышыбызга Азат бала бүлмәсен дә матурлап куйган. Кызыбыз туганчы өлгертик дип тырыштык. Йорт салуның нәрсә икәнен аңладык. Тышы бер хәл әле, менә эче бетә торган түгел икән (көлә).

- Бакча эшләре ничек?
Алинә:
- Җиребез әллә ни зур түгел. Шулай да бераз помидор, яшелчә, яшел тәм¬ләт-кечләр, кыяр үстердек. Киләчәктә зуррак урынга утырту теләге бар. Җир эшен бик яратам. Үз бакчаңнан өзеп алып кер¬гән помидор-кыярдан тәмлесе юк. Исе генә ни тора!

"Кечкенәдән сәхнәдә без"
- Азат, Алинә, балачакта кем булырга теләдегез? Сәнгатькә ничек кереп киттегез?
Азат:
- Мөслим районы Олы Чакмак авылында үстем. Балачакта бабам: "Улым, үскәч кем булырга телисең?" - дигәч, тимерче булам, дип җавап бирә идем. Миннән кычкырып көләләр иде. Бала-чага йә космонавт, йә шофер булам, ди... Ә мин авыр тимерче эшенә кызыкканмын. Нурмөхәммәт бабам күпкырлы талант иясе иде. Һөнәрләре санап бетергесез. Заманында Мин¬зәлә театрында да эш¬ләгән. Гармунда, балалайкада уйный иде. Үз кулы белән хәтта скрипка ясап уйнаган. Бабам мине 3 яшемдә, көзге каршына утыртып, хромкада уйнарга өйрәтте. Балалар бакчасында гармунда уйнап, башкаларны биетә, җырлата идем. Әнием дә - бик күп конкурслар лауреаты. Аннан күреп тә кызыкканмын инде. Ул мәдәният йортында эшләде. Әни карынында чакта ук сәхнәдә йөргәнмен (көлә). Берара хирург та буласым килде. Әмма барыбер сән¬гатькә киттем. Катнашмаган конкурс калмады, әкренләп Әлмәт, Казанга йөри башладым... Ме¬нә шулай иҗатка чумдым.
Алинә:
- Түбән Камада тудым.
I сыйныфны тәмамлагач, Сарман районының Сарайлы авылына күчендек. Җырга мине әбием этәрде. "Ме¬нә бу җыр матур, өйрәнергә кирәк", - дип гел әйтеп тора иде. Күршеләр кергәч, һәр¬вакыт әби мине җырлата иде. Әмма, никтер, кечкенә чакта җырларга бик яратмадым, үзалдыма гына көйләп йөри идем. Әкренләп барыбер сәхнә үзенекен итте, бөтен чараларда катнаша башладым. 2009 елда "Татар моңы" конкурсы лауреаты булдым. Аннан Казанга укырга килдем.

- Хәзер ничәнче курста белем аласың?
- Башта Казан музыка көллиятендә укыдым. Аннан соң Казан дәүләт консерваториясенә кердем. Ике курс¬ны тәмамлаганнан соң, укуны туктатып, академик ял алдым. Бала белән өйдә утырам. Быел яңадан укырга ниятем бар.

- Азат, мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният инс¬титутына укырга кер¬гән җиреңнән кире кайтып киткәнсең. Ни өчен?
- Казан дәүләт мәдәният институтына килдем, ике имтиханны уңышлы тап¬шыр-дым. Уен кораллары буенча гына калган иде. Аны¬сы минем өчен бик җиңел. Әмма сагынып авыл¬га кайтып киттем һәм имтиханга килмәдем. Имеш, Алабугада көллияткә укырга керәм дә атна саен кайтып йөриячәкмен. Ул чакта шундый уйлар җиңгән. Ә Алабугада инде имтиханнар беткән иде. Барып, бөтен белгәнемне, сәләтемне күр¬сәттем. Мине алдылар. Аннары Казандагы институттан да шалтыраттылар. Алабугада дуслашып беткән идем инде. Төрле конкурсларда катнашып йөри торгач, мине Зилә Гаян кызы Сөнгатуллина күреп алды. Консерваториягә үз классына укырга чакырды. Консерваторияне уңышлы тәмамладым.

- Иҗат тормышы ничек?
Азат:
- "Алым диярсең әле" исемле җырга беренче клибыбыз дөнья күрде. Көен үзем яздым. Алинә белән дүрт ел бергә концертлар куеп йөрибез. Бишенче сезонга әзерләнәбез. Инструменталь ансамбль белән куярга телибез. Программабызда күбесенчә ретро җырлар. Берничә җирдә укытам. Студиядә җырлар язам, аранжировкалар эшлим, тавыш яздырам...

- Җырчылар тавыш яздырырга киләме?
- Киткәннәре дә юк (көлә). Клиентларым гел бар. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зөһрә Шәрифуллина, Вадим Захаров, Рөстәм Закиров - нинди генә талантлы җырчылар килми. Әле реклама бирмәдек. Реклама да булса, студиядән чыгасы да юк. Кайчак онытылып китәм, төннәр буе эшлим.
Алинә:
- Азат күп эшли. "Икенче каттан төш инде", - дип гел кисәтеп торам.

"Татарстаннан читтә таныштык"
- Бер-берегез белән кайда таныштыгыз?
Азат:
- Алинәне тәүге тапкыр "Татар моңы"нда күрдем. Мин әзерлексез генә барган идем, җиңеп булмады. Бер укытучым: "Татар моңы"нда Алинә Прокофьева исемле керәшен кызы җырлап та күрсәтте. Гран-при алды", - ди. Алинә беренче урын алган икән. Кызык булып китте, хәтеремә кертеп куйдым. 2009 елдан соң әлеге конкурска җентекләп әзерләнә башладым һәм бер-бер арт¬лы бөтен конкурсларда диярлек җиңеп бардым. Шуннан Башкортостанда узучы "Дуслык моңы"на җибәрделәр. Анда Алинә Прокофьева да бар иде. Менә шулай Татарстаннан читтә якыннан таныштык.
Алинә:
- Миңа бер дус кызым Казанда чакта ук: "Әнә Азат Кәримов", - дип төртеп күр-сәтте. Азатны башта никтер ошатмадым, әллә ни исем китмәде (көлә).
Азат:
- "Дуслык моңы"нда сәхнә артына чыктым, бер кыз күкрәгемә башын куеп елады. "Бер нотамны сузып бетермәдем, тын җитмәде", - ди. Аны тынычландырдым һәм җырларга чыгып киттем. Елаучы кыз Алинә иде. Ул икенче урынны алды. Миңа беренчене бирделәр. Бер-беребезне котладык. Сәхнә артында кабат игътибар иттем, чибәр генә кыз. Номерын сорап алдым һәм кайтып киттек. Ул вакытта йөргән кызым бар иде, бер ел чамасы үткәч, аерылыштык. Алинә белән очраша башладык.

- Азат, Алинә кайсы ягы белән җәлеп итте?
- Алинә бөтен сорауга, сүзгә җырлап җавап бирә иде. Шаккаткыч, каян табып бетерә диген?! "Ничек түзәсең, туктамый бит бу, гел җырлап тора", - дип дуслар да шаярта иде.
Алинә:
- Башта ошатмасам да, Башкортостанда Азатка карата ниндидер хисләр уянды. Казанга канатланып кайттым. Азатка гашыйк бул¬дым, дип дус кызга сөйлән хәтердә. Көттем көттем дә, егет миңа шалтыратмагач, җиргә төштем. Бер ел үткәч, элемтәгә чыкты бу. Шуннан сөйләшә башладык.

- Озак очраштыгызмы?
Азат:
- Дүрт ел бардыр. Бераз аерылышып та тордык. Аннан никах укыттык, 2013 елда туй ясадык. Яшь ярымлык кызыбыз бар.

- Азалина исемен кем сайлады?
Алинә:
- Азалина - Азат белән Алинә исемнәреннән ясалган. Мулла белән киңәш-ләштек, бу исем рөхсәт ителә, диде. Элегрәк әлеге исемне миңа тәхәллүс итеп алырга тәкъдим иттеләр. Әмма мин шактый конкурсларда Алинә Прокофьева булып катнашкач, шул исем белән урыннар яулагач, яңаны аласым килмәде. Шулай да хәтеремә кереп калды ул. Кызым туса, Азалина дип кушарбыз, дидем. Ходайның "амин" дигәненә туры килде.

"Җырлыйк әле!"гә ашкынып барабыз"
- "Җырлыйк әле!"гә ки¬лү ничегрәк булды?

Алинә:
- Көннәрдән бер көнне безгә тапшыруның баш мөхәррире Нәҗип абый килде. "Җырлыйк әле!"не ачарга йөрибез", - диде. Бер ел буе эфирга чыкмаган иде бит.
Азат:
- "Җырлыйк әле!" тапшыруының башланып китә торган өлеше элек тә безнең тавыш белән яздырылган иде. Нәҗип абый аны бездә эшләтте. Шуның белән мәш¬гуль булдык. Яздыргач, ул: "Алып баручы эз¬либез әле", - дип сүз башлады. "Җырлыйк әле!" эфирга кире кайту бик әйбәт инде", - дип сөендек. Шуннан соң бер-ике ай вакыт үткәч, Нә¬җип абый шалтырата. "Башыма фикер килде. Тапшыруны алып баруны сезгә тәкъдим итеп карыйм әле", - димәсенме?! Каушап калдык, без бит җырчылар, ә телевидениедә алып бару буенча тәҗрибәбез юк. "Хәзерге программа үзенчәлекле, җыр сәнгатенә гашыйк, җырлый белгән кешеләр кирәк. Килеп карагыз әле", - диде. Бардык. Һәм безне сайлап алганнар. Җаваплылык бик зур. Курка-курка эшли башладык.

- Ияләшү авыр булмадымы?
Алинә:
- Мин, гомумән, камерадан куркам. Кечкенәдән шулай. Хәзер әзрәк ияләшә башладым. Шундый мәртәбәле тапшыруны ышанып безгә тапшырганы өчен, Нәҗип абыйга зур рәхмәт! Гади итеп алып барырга тырышабыз. Кимчелекләре дә бардыр. Беренче көннәрдән үк әйбәт алып барып булмый бит. Тагын да яхшы булсын, дип бөтен көчне куячакбыз.
Азат:
- Беренче тапшырулар бөтен кеше өчен катлаулы булды. Уен тәртибен берәү дә белеп бетерми. Хәзер җайлана башлады. Күп эшне Нәҗип абый белән режиссер башкара, алар җилкәсендә иң күп җаваплылык.

- Өлгереп буламы?
Азат:
- Бик яратып, сагынып барабыз. Аны тамашачы да тоя. Бу - безнең өчен бөтенләй яңа өлкә. Тапшыруның гомере озын булсын.

- Азалинаны кем карый?
Алинә:
- Тапшыру әзерләргә киткәндә, әниләр дә булыша, дуслар да карый, тәрбияче дә чакыртабыз... Сабый ике айлык чагыннан безнең бе¬лән сәхнә артында кулдан-кулга йөрде.

- "Җырлыйк әле!"дә катнашырга теләүчеләр ан¬да ничек эләгә ала?
Алинә:
- Җыр-моңга сәләтле тамашачылар катнашырга те¬ләк белдерсә, бик шат булачакбыз. Моның өчен электрон почтага tatkaraoke@mail.ru адресына үзләре турында мәгълүмат язып, хат юлларга гына кирәк. Барысын да укыячакбыз, берсе дә игътибарсыз калмаячак. Көтәбез!

Әңгәмәдәш - Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев