3 март 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк һәм Интехбанк лицензияләре алынуга ашыгыч киңәшмә үткәрде
Банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән. (Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән Татфондбанк һәм Интехбанкның банк операцияләре эшчәнлегенә лицензиясен алу уңаеннан ашыгыч киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәдә...
-
«ТФБ-Финанс» җинаять эше: барлык гаепләнүчеләр дә апрельгә кадәр сак астында булачак
«Татфондбанк» һәм «ТФБ Финанс» оешма хезмәткәрләренең адвокатлары бу карарга карата шикаять бирде. (Казан, 3 март, «Татар-информ», Илдар Әюпов). Татарстан Республикасы Югары Суды «ИК "ТФБ Финанс" кертемчеләренең 90 миллион сум акчасын урлауда гаепләнүченең гаризасын тикшерде. "Татфондбанк" оешмасының базарда кыйммәтле кәгазьләр белән актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев кулга алмауны сорап,...
-
Радик Юльякшинны нахакка гаепләгәннәр
- Радик, син һәр концертыңнан соң тамашачыларың белән фотога төшәсең, моның өчен махсус баннерың да бар. Ә менә Октябрьский шәһәрендә концерттан соң тамашачы янына чыгып та тормагансың, гримеркада бикләнгәнсең. Алар сиңа хәзер "йолдыз чире" такканнар. - Көн дә концертлар... Мин ул көнне бик арыган идем. Йокы туймаган, өстәвенә, машинабыз да...
-
Байлангар урта мәктәбендә "Аҗаган" ярышлары үтте (фото)
Инде берничә ел район күләмендә мәктәп командалары арасында авылдашыбыз Әминов Айдар Фазылгали улының якты истәлегенә "Аҗаган" ярышлары уздырыла. Айдар Фазылгалиевич Байлангар урта мәктәбендә тормыш иминлеге дәресләрен укытты, укучылар белән хәрби әзерлек алып барды, Байлангар авыл җирлеге башлыгы булып эшләде. Бу ярышларны быел үзебезнең Байлангар урта мәктәбе базасында үткәрдек. Бәйгедә 14...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итте
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итте. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.
-
Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, ерак юлларга чыкмаска киңәш ителә
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе һава торышы начараю сәбәпле, машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте яза. Метеорологлар хәбәр иткәнчә, республика территориясендә юеш кар кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Температура түбәнәю сәбәпле, юлда бозлавык барлыкка килү...
-
Кукмара мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән педагогларның берсе ул
Мәгариф өлкәсендә безнең Кукмара районы инде ничә дистә еллар буе республикада алдынгы урынны алып тора. Район мәгариф системасының үсеше турында кем белән генә сүз башласаң да, күп еллар методик кабинет мөдире булып эшләгән Наилә Гыйззәтуллинаның хезмәтенә кагылмый узып булмый. Авыл мәктәпләрендәге үзгәрешләр, җитәкчеләре белән эшләү системасы, уку йортларының Кукмарада ачылган...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Кукмара 3нче мәктәбендә үткәрелгән экология дәресендә катнашты (фото)
Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Кукмара 3нче урта мәктәбенең 11 сыйныфында экология дәресе үткәрелде. География һәм биология фәннәре укытучысы Муравьева Наталья Владимировна үткәргән бу дәрес түгәрәк өстәл артында үтте. Дәрескә район башлыгы Сергей Димитриев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, әлеге идарәнең әйдәп баручы белгече Таһир Нәбиев, мәктәп директоры...
-
Райондашыбыз Рөстәм Миңнехановның исемле сәгате белән бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикада кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрип Габдрахман улына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале, республиканың социаль-иктисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шәрип Габдрахман улы шулай ук Президентыбыз Рөстәм Миннехановның исемле сәгате...