2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Габделфәт Сафинның кызы кияүгә чыкты (ФОТО)
Бүген Рузилә һәм Габделфәт Сафиннарның беренче балалары - Әдилә олы тормыш юлына аяк басты. Кияү Айрат исемле, Казан егете. Яшьләрнең никахы апрель аенда булган иде. Интертат.ру
-
Җырчы Илназ Гарипов өйләнергә сыер сава белә торган кыз эзли (ФОТО)
Инде утызга җитеп килүче, җырчы егет Илназ Гариповка, ниһаять, әбиләр әйтмешли бераз акыл керә башлаган бугай. Чөнки ул быелдан җитди итеп өйләнү, башлы-күзле булу турында сөйләнгәли башлаган. Хәер, Илназның үзенә пар эзләве тавыш-тынсыз гына үтмәгән. Узган сезонда Илназ берара Илсөя Бәдретдинова белән уртак концертлар ясап йөргәнгә, халык арасында: "Болар арасында...
-
Укучылар шимбә ял итәргә тели – мәктәп ни дияр?
Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә укучыларны шимбә көннәрендә укыту кирәкме-юкмы, дигән сорау актуальләште. Күп кенә әти-әниләрнең бу үзәгенә үткән мәсьәлә. Олылар ял иткәндә, балалар да өйдә булса яхшы, дип саный күпләр. Бер көн эчендә баланың башы ял итәргә дә өлгерми - якшәмбесе дә өй эше хәзерләп үтә бит аның!...
-
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда балалар концерты була
Иртәгә, 3 сентябрьдә, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган концерт була. Концерт Кукмара балалар сәнгать мәктәбе һәм укучылар көче белән оештырыла. Башлана көндезге сәгать 11.00дә. Рәхим итегез! Кич белән, сәгать 20.00дә исә дискотека була.
-
Поч.Кучук һәм Урта Комарда халык җыеннары узды (фото)
Районыбызның авыл җирлекләрендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы бүген Поч.Кучук һәм Урта Комар авыл җирлекләрендә узды. Аларда җирлек башлыклары Фәнис Гайнетдинов һәм Юрий Исынбаевларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда башкарылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл...
-
Ош.Юмья һәм Пычак җирлекләрендә халык җыеннары үтте (фото)
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены бүген Ош.Юмья һәм Пычак авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Анатолий рамазанов. Габднлфәт Нәфыйковларның чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга...
-
Күкшел авылында яшәүче Равилә апа һәм Мөнир абый Галимҗановлар бакчасы иң шәбе
Шәһәр кешесе өчен бакча - ял итү, ә авыл кешесе өчен эш урыны. Сүзем авыл бакчасы турында. Инде мин бу бакчаны яздан бирле күзәтеп йөрим. Ул яшелчә, җиләк-җимеш үстерү урыны гына түгел, ял итү урыны да, балалар өчен уен мәйданчыгы да. Бу матурлыкны ясаучылар - Күкшел авылында яшәүче һәм Равилә...
-
Бәхет (шигырь)
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә Яхшылыктан орлык сала алсам, Һәр баланың сизгер йөрәгенә Яратырлык ачкыч таба алсам, Кирәк чакта шагыйрь, артист булып Бала күңелләрен яуласам, Классымда булган һәр баланың Якын дусты булып кала алсам, Ә балалар олыларны зурлап, Кечеләрне кече итсәләр, Үсеп җитеп, илгә хезмәт итеп, Туган җирне өзелеп сөйсәләр, Менә...
-
Казаннан Германиягә кышын да очып булачак
Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны юбилейлары белән котлый
(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны") Сентябрь аенда Кукмарадан Нурулла Рәхимуллин, Лубяннан Нина Черных, Купкадан Рашидә Гасыймова, Лельвиждан Ольга Никитина, Нормабаштан Билалетдин Җамалетдинов, Югары Арбаштан Хөснурый Таҗмөхәммәтоваларга 90 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.
-
Пенсионер каз "чәлдергән" өчен җавап бирәчәк
Ютазы районы Яссытугай авылында гомер итүче бер ханым кош-корт асрап интекмичә, аны урларга гына уйлаган. Пенсия яшендәге бу хатын, авылдашларының казларын урлап, хокук саклау органнары тарафыннан кулга алыган. Кечкенә авылда капчыктагы безне яшереп калып булмый, шунлыктан яссытугайлыларга җинатьченең кем икәнлеге, мөгаен, билгеле булыр һәм ул аларның кырый карашына "лаек", дип...
-
Террорчылар кулыннан һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды (фото)
Кичә, 1 сентябрь - Белем көнендә, моннан 12 ел элек Бесландагы террактта һәлак булучыларны искә алу чаралары узды, террорчылар кулыннан һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды, шәмнәр яндырылды. "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Роза Фазлыева "Террорлыкка - юк!" дигән темага буклетлар таратты, әңгәмәләр уздырды. Үзәкнең "Наз"...
-
Райондашыбызга мактаулы исем бирелде
(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны") Республиканың урман хуҗалыгы тармагын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет учреждениесе директорының производствога өйрәтү буенча урынбасары Кульгеев Валерий Алексеевичка "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Кукмарага данлыклы “Мираж” җыр төркеме килә
(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны") 9 сентябрь көнне Кукмарага "Мираж" иҗат төркеменең килүе көтелә. Зур концерт кичке сәгать биштә Киндеркүл авылы янындагы мәйданда узачак, дип планлаштырыла. Төгәл вакытын һәм кайда узачагын алдагы көннәрдә хәбәр итәрбез.
-
Кышка әзер аш
(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлия Нуриева) Салат ясау өчен түбәндәгеләр кирәк булачак: 500 грамм кәбестә, 150шәр грамм кишер, суган, помидор, татлы борыч, бер аш кашыгы тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 30 миллилитр сыек май, ярты стакан су, 25 миллилитр аш серкәсе, 4 тырнак сарымсак, 2 данә дәфнә яфрагы,...