2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмарада терроризмга каршы көрәш көне билгеләп үтеләчәк
(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны") 3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан белем бирү учреждениеләрендә, теракт актлары корбаннары истәлегенә багышлап, хокук саклау органнары һәм терроризмга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары катнашында бердәм дәресләр үтәчәк, шушы темага карата рәсем һәм плакат конкурслары, поселокның Җиңү паркы каршындагы...
-
Район Советы утырышы була
9 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы унберенче утырышы чакырыла. Көн тәртибендә: районның 2016-2021 елларга һәм планлы 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе, район Советының 19 санлы 18.12.2015 елгы "Кукмара муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү проекты, райондагы муниципаль хезмәт турында район...
-
Казанда өчпочмакка һәйкәл ачылды (ФОТО)
Ул "Туган Авылым" милли комплексында урнашкан. Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә Казанда өчпочмакка һәйкәл ачтылар. Әлеге чара күптән көтелә иде инде. Исегездә булса, шәһәрдә өчпочмакка һәйкәл урнаштыру эшен 2014 елда ук планлаштырганнар иде. Әмма проект кичектерелеп торды. Сүз уңаеннан: өчпочмакның биеклеге - 2 метр. Ул тимер-бетоннан эшләнгән. Һәйкәлне татар...
-
Төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәк белән бизәү буенча район конкурсында җиңүчеләр (исемлек)
1. Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы сәнәгать предприятиесе: 3 урын - тегү фабрикасы (генераль директоры Рафаэль Голов), киез итек-киез комбинаты (генераль директоры Шамил Әхмәтшин). 2.Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы шәхси предприятие: 1 урын - Рамазан Юнусов, шәхси эшмәкәр, Кукмара; 1 урын - Рифкать Фәхретдинов, шәхси эшмәкәр, Вахит; 3...
-
Халыкны ни борчый? Моны өйрәнү “Бердәм Россия” партиясе өчен бик мөһим
(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова) Татарстанның барлык районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшли. Әлеге проект сайлау алды агитациясе программасы кысаларында тормышка ашырыла. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе Кукмарабызга инде икенче тапкыр килде. Казаннан юл алган автобус Җиңү Паркы каршындагы мәйданда урнашты. Көнозын койган яңгыр...