2 май 2017 яңалыклары
-
Температура ике тапкырга түбәнәячәк
Республикада 4 май көнне көндезге сәгатьләрдә һава торышы үзгәрәчәк: башта - 14 градуска, аннан 7 градуска кадәр суытачак. (Казан, 2 май, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүгенге көннең киченнән Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Бу...
-
Кукмарада исерек шофер тоткарланган
Бүген, 2 майда, иртәнге сәгать 8.30лар тирәсендә, поселокның Ленин урамы, 155 йорт тирәсендә исерек хәлдә руль артына утырган шофер тоткарланды, дип хәбәр иттеләр район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән. -Транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспортта йөргән "Лада-Приора" шоферы район эчке эшләр бүлегенә китерелде, автомобиле исә штрафлар тукталышына куелды, -...
-
Зур Сәрдек гимназиясе грант отты
Камил Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе" гранты отты һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан 1 миллион сумлык сертификатка ия булды. Гимназия узган уку елында да "100 иң яхшы авыл мәктәбе" арасына кергән иде. Котлыйбыз!!!
-
Татарстан Президентының хезмәт хакы күпме?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең һәм гаиләсенең 2016 елдагы керемнәре турында хисап тотты. Республика лидеры узган елда 7 млн 509 меңнән артык керем алган. Шул ук вакытта аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова 2 млрд 350 млн 681 мең сумга якын акча эшләгән. Татарстан Президенты хатынын милке булып 263,2 квадрат метрлы торак...
-
Укытучылар игътибарына!
"Укучының мәдәни көндәлеге" проектына нәтиҗә ясар вакыт якынлаша. Шул уңайдан, район балалар китапханәсе, укытучылардан район һәм авыл мәктәпләрендә белем алучы 1-4 нче сыйныф укучылары арасыннан иң яхшы мәдәни көндәлеккә нәтиҗә чыгарып, җиңүгә лаек дип тапкан 10 көндәлекне район балалар китапханәсенең методик бүлмәсенә китереп бирүләрен сорый. Укучының мәдәни көндәлекләре 5 майга...
-
Тат.Тулба авылы балалары – наркотикларга каршы
Наркоманнар алар - кешелеклеген җуйган, иманын саткан "тере мәетләр", шәүләләр. Ул бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде. Элек аны көнбатыш чире дип атасалар, хәзер бу афәт безгә дә килеп җитте. Сонгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында наркотик матдәләр кулланучылар, "яфрак көйрәтү" белән мавыгучыларның артып китүе һәркемне хафага сала. Үз-үзенә кул салып...
-
Майга халык сынамышлары: ай суык булса, икмәк уңа
Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Май аена халыкның нинди сынамышлары бар икән? Intertat.ru шуларны тәкъдим итә. Май суык булса - икмәк уңа. Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә - уңышлы елга. Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. Майда боз яуса, җәен дә явачак. 1 майда...
-
Тат.Тулба китапханәсе яңалыклары (фотолар)
Тат.Тулба авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, "ЭкоЯз - 2017" санитар-чистарту экологик икеайлыгына кушылып, авыл урамын һәм юл кырыйларын чистартты. Габдулла Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Тарихыбызны белергә, туган телебезне яратырга, шагыйрьнең әкият-шигырьләрен тагын бер кат күңелдән үткәрү максатыннан "Тукай иленә сәяхәт" дигән чара оештырылды. "Тукай...
-
Манзарас җирлеге хезмәткәрләре өлкәннәрнең хәлен белде (фото)
Сугыш ветераннарына һәм ветераннарның тол калган хатыннарына күчтәнәчләр тапшырдык, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина.
-
Коточкыч фаҗигада 5 кешенең гомере өзелгән: арада 5 айлык бала да булган (фото)
Югары Ослан районында өч машина бәрелешкән, биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Һәлакәт Казан - Ульяновск юлының 38 нче чакрымында булган. Бу хакта коткару хезмәтенә 17.50 сәгатьтә хәбәр керә. Юлда «Пежо», «Форд Фокус» һәм «Лада...
-
Лубянда 44 гаилә яңа фатирлы булачак (фото)
Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатында, республика програмасы буенча Лубянда яңа йортлар төзелә. Завод урамындагы 4әр фатирлы 5 йортны инде әзер дисәк тә була. Биредә инде су кертелгән, канализация дә үткәрелгән. -Алга таба газ һәм ут кертеп, территорияне төзекләндерәсе генә калып бара. Ленин урамында - 4, Гагарин урамында...
-
Мәмәширдә “Гаиләм – гомер учагым” дигән утырыш узды (фото)
Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина Зөлфия "Нур" клубы белән берлектә "Гаиләм - гомер учагым" дигән утырыш үткәрде. Чарада гаилә, кешелеклелек, әхлак, яшәеш турында әңгәмә корылды, презентация күрсәтелде. Ромашка таҗларыннан "Бәхетле гаилә серләре"н белү уены да мавыктыргыч итеп оештырылды. Җирле шагыйрәләр Рәйсә Галимуллина һәм Миңсылу Хисамиеваларның гаилә темасына багышланган матур шигырьләре тыңлап...
-
Кукмара музее хезмәткәрләре Сарманда тәҗрибә уртаклашты (фото)
"Музей язы - 2017" акциясе кысаларында Кукмара музее хезмәткәрләре Сармандагы "Бөек Ватан сугышы һәм туган төбәкне өйрәнү" музеенда булып, тәҗриә уртаклашып кайттылар.
-
Сәрдекбаш мәктәбе укучысы Мәскәүдә узган олимпиададан җиңү белән кайтты
Сәрдекбаш урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сәйдәш Мифтахов (укытучысы Ильяс Галиев) экономика буенча Бөтенроссия олимпиадасыннан җиңү белән кайтты. Олимпиада Мәскәүдә узды. Котлыйбыз!!!
-
Кукмараның Яхин урамында яшәүчеләр ЮХИДИ инспекторларын көтә
Безнең Яхин урамында бала-чагага уйнар урын юк. Тротуар да юк. Балалар өчен мәйданчыкны әйтеп тә тормыйм инде. Сабыйлар Прокофьев белән Яхин урамнары кисешкән урында уйнарга мәҗбүр. Үзегез беләсез, юл тулы, урам тулы машина хәзер. Ә безнең урам аша шактый зур тизлектә хәрәкәт итүчеләр дә күп. Көннәр җылына башлау белән балаларны...