Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тат.Тулба авылы балалары – наркотикларга каршы

Наркоманнар алар - кешелеклеген җуйган, иманын саткан "тере мәетләр", шәүләләр. Ул бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде. Элек аны көнбатыш чире дип атасалар, хәзер бу афәт безгә дә килеп җитте. Сонгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында наркотик матдәләр кулланучылар, "яфрак көйрәтү" белән мавыгучыларның артып китүе һәркемне хафага сала. Үз-үзенә кул салып...

Наркоманнар алар - кешелеклеген җуйган, иманын саткан "тере мәетләр", шәүләләр. Ул бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде. Элек аны көнбатыш чире дип атасалар, хәзер бу афәт безгә дә килеп җитте. Сонгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында наркотик матдәләр кулланучылар, "яфрак көйрәтү" белән мавыгучыларның артып китүе һәркемне хафага сала. Үз-үзенә кул салып күпме талантлар, өметле яшьләребез hәлак була. Беркайчан да үлемне сайларга ашыкмыйк!

Укучыларда шәхеснең үсеше һәм үз-үзен тотышы, начар гадәтләр, аларның организмга зыяны турында мәгълүмат бирү, наркотикларга карата нәфрәт хисе уяту, үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш формалаштыру, начар гадәтләргә бирешмәскә өйрәтү, көчле рухлы булырга өндәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү максатыннан Тат.Тулба авылы китапханәсендә 6-7 сыйныфлар белән "Наркомания - замана чире", 7 сыйныфлар белән "Сак бул! СПАЙСлар!", 5 сыйныф укучылары белән "Наркомания - нәрсә ул?" дигән тематик сәгатьләр үткәрелде, презентация карау оештырылды.


Китапханәче Гөлнара ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев