2 март 2017 яңалыклары
-
Гүзәл Уразова җырларын әтәч тә җырлый башлаган
Җырчы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үз концертларына әтәчне дә ала икән. Гүзәл Инстаграмдагы битенә бүген түбәндәге видеоны элде. «Шаккатмалы! Безнең әтәчебез, йөздән артык концерттан соң, җырларыбызны җырлый башлады. Көйли генә башла, ул да җырны танып үзенчә безнең 13 сезонга кергән җырларны «җырлый». Һәрвакыт сәхнә артында бит ул, шуңа ятлап...
-
Сәрдекбашта мәктәп беренчелегенә чаңгы ярышы булды (фото)
Сәдекбаш урта мәктәбендә мәктәп беренчелегенә чаңгы ярышы булды. Ир балалар арасында Рәмис Нәбиев - беренче, Шәүкәт Гайнетдинов - икенче, Фәргать Гыйльманов өченче урынга лаек булды. Кыз балалар арасында Эльвира Насыйбуллина - беренче, Алисә Мортазина - икенче, Ландыш Миннемуллина өченче урынны яулады, дип хәбәр итте Заһид Мөхәммәтҗанов.
-
“Игенче Плюс” җәмгыятендә семинар булды (фоторепортаж)
"Игенче Плюс" җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә агымдагы елның ике аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар "Чишмәбаш" бүлекчәсендәге фермада булып, мал торакларын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар, шулай ук Зур Сәрдектә машина-трактор паркында, ындыр табагында булдылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә...
-
Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләде
Россия Премьер-министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләү турындагы боерыкка кул куйган, дип яза "ТАСС" агентлыгы. "Илнең социаль-икътисади үсеше өчен күрсәткән хезмәте һәм күпъеллык намуслы эше өчен Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улын II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләргә", - диелә бу боерыкта. «Татар-информ»
-
Дәвалауның файдасы булмый. Бернинди дә нәтиҗә күренмәгәч, аны өенә озаталар...
Алтынчы баласы тугач, аның аяклары йөрүдән туктый. Биш баласын өендә тапкан Фәүзия әбиемә табиблар бу юлы сырхауханәгә ятарга кушалар, алдан ук Малмыждагы бала тудыру йортына илтәләр. Бер атна үтүгә, әбием борчыла башлый. Бик озак ятты бит инде, өйдәге хәлләрне дә беләсе килә. Шундый уйлар белән ул кичке якта сырхауханәдән кача....
-
Мартта ничә көн ял итәчәкбез?
2017 елның 8 марты, халыкара хатын-кызлар көне, чәршәмбегә туры килә, шунлыктан ул эш атнасын икегә бүлә. Бары бер генә - 8 март көне генә эш көне саналмый. Ә бәйрәм алды, 7 март көнендә эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Дүрт көн...
-
Клуб, спортзал, хастаханә эшенә бәйсез бәяне ничек бирергә?
Татарстанда социаль өлкәдә күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын халык үзе бәяли ала. Моның өчен дүрт юнәлештәге - мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эшчәнлеген бәйсез экспертлар тикшерә. 2012 елда Россия Президентының шул хактагы Указы социаль өлкәдәге хезмәтләргә җәмәгатьчелек тарафыннан бәя бирү мөмкинлеген тудырган иде. Ул 2013 елдан гамәлгә...
-
Юл билгесе булмаса, машинаны эвакуатор алып китәргә тиешме? (сорау-җавап)
Поселок үзәгендә "Чәй йорты" каршына куелган машиналарны берничә тапкыр эвакуатор алып киткәнен күргәнем булды. Баксаң, анда машинаны юлга аркылыга түгел, параллель рәвештә куярга кирәк икән, әмма бу турыда беркем дә белми, чөнки бернинди юл билгесе дә куелмаган. Бөтен кеше җыелып, Сабантуй шикелле карап калды, берни дә эшләтә алмады. Полиция хезмәткәреннән...
-
Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология үзәге һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада җепшек карлы, яңгырлы язгы һава торышы хакимлек итәчәк. Алдагы берничә көндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Бүген көндез Казанда җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 1-3 градуска кадәр җылыта. 3 мартта Татарстанда җепшек кар...
-
Законга үзгәрешләр керде
Үткән елның 20 декабрендә "Россия Федерациясе гражданлыгы турындагы Федераль законның 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 462 санлы закон үз көченә керде, ул "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы 31.05.2002 елгы 62 санлы закон нормаларының гамәлдә булу вакытын 2020 елның 1 гыйнварына кадәр озайтты. Әлеге закон Россия территориясендәге түбәндәге категория кешеләрнең хокукый статусын...
-
Әдәбият сөючеләрне кичәгә чакырабыз
3 мартта район үзәк китапханәсендә Рафилә Фәттахованың "Ирекле кош" һәм Суфия Мостафинаның "Язлар көтәм" дигән китапларын тәкъдим итү кичәсе була. Башлана 13.00 сәгатьтә. Әдәбият сөючеләрне кичәгә чакырабыз.
-
Пәлтә-туннарны салыр вакыт җитте: Яз юлга чыккан
Борыннарны кытыклап, һавага таралган яз исен сизәсездер инде, җәмәгать. Ниһаять, озын, салкын кышлардан соң, язга аяк бастык. Инде тәмам туйдырып өлгергән авыр пәлтә-туннарны салыр вакыт җитте.