Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Хәбәрләр

Клуб, спортзал, хастаханә эшенә бәйсез бәяне ничек бирергә?

Татарстанда социаль өлкәдә күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын халык үзе бәяли ала. Моның өчен дүрт юнәлештәге - мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эшчәнлеген бәйсез экспертлар тикшерә. 2012 елда Россия Президентының шул хактагы Указы социаль өлкәдәге хезмәтләргә җәмәгатьчелек тарафыннан бәя бирү мөмкинлеген тудырган иде. Ул 2013 елдан гамәлгә...

Татарстанда социаль өлкәдә күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын халык үзе бәяли ала. Моның өчен дүрт юнәлештәге - мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эшчәнлеген бәйсез экспертлар тикшерә.
2012 елда Россия Президентының шул хактагы Указы социаль өлкәдәге хезмәтләргә җәмәгатьчелек тарафыннан бәя бирү мөмкинлеген тудырган иде. Ул 2013 елдан гамәлгә кереп, 2015 елдан бөтен төбәкләрдә дә үткәрелә башлады. Бәйсез экспертларны, ягъни иҗтимагый оешмаларны һәр тармак үзе бәйге уздырып сайларга тиеш. Ә алар аннан соң социаль объектларның мәгълүмати ачыклыгын, андагы шартларның ни дәрәҗәдә уңайлы икәнлеген, үтемлелеген, интернет сайтларының эшчәнлеген, социаль учреждениеләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең белемен, әдәплелеген тикшерү хокукына ия була. Моның өчен алар халык белән очраша, сораштырулар үткәрә, анкеталар тутырта.
Федераль кануннар буенча, бәйсез тикшерүне һәр социаль учреждение өч елга бер тапкыр үтәргә тиеш. Бәйсез бәяләмә нәтиҗәләре буенча рейтинглар төбәк һәм Россия күләмендә төзелә.
Яхшы тәкъдимнәр - халыктан
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сүзләренчә, кызганычка, халык әле һаман да бәйсез экспертлар эшчәнлегеннән бик хәбәрдар түгел.
Татарстанда бәйсез экспертлар быел халыкка социаль хезмәт күрсәтүче 70 учреждениене тикшерәчәк.
Министр урынбасары шушы соңгы ике елда социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче 103 учреждение тикшерелүен искәртә. "Бу - 90 процент дигән сүз, чөнки бездә барлыгы шундый 122 учреждение исәпләнә", - ди министрлык вәкиле. Кимчелекләр, нигездә, бина һәм бүлмәләрнең торышына кагыла. "Без бу уңайдан республика Президенты белән килештереп, икенче ел рәттән биналарга капиталь ремонт үткәрәбез. Сүз - психоневрология интернатлары, картлар һәм инвалидлар йортлары, социаль приютлар турында бара. Хәзер хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә дә зур игътибар бирәбез, үткән җәйдә бөтенесен кабаттан аттестация уздырттык. Бәйсез экспертлар туклану мәсьәләсен дә күтәргән иде, бу юнәлештә дә эшлибез. Быел инвалидларга керү уңайсыз булган 6 учреждениедә тиешле шартлар тудырылачак. 2015-2016 елларда да экспертлар киңәше белән 25 социаль объектка керү юлларын мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырган идек", - ди Юлия Абдреева.
2016 елда социаль хезмәт күрсәтү объектларында бәйсез тикшерүне Татарстанның инвалидлар иҗтимагый оешмасы үткәрәчәк. "Без бу оешманың эшчәнлегеннән канәгать, алар халыкка якын, шуңа кешеләрнең теләк-тәкъдимнәрен Хөкүмәткә җиткерергә көчләреннән килә. Еш кына дөрес, кирәкле тәкъдимне халык үзе әйтә. Бәйсез бәяләмә социаль оешмаларның эшчәнлегенә карашны үзгәртте. Шуның нәтиҗәсендә, без, мәсәлән, таләпләргә җавап бирмәгән өчен Арчадагы инвалидларны тернәкләндерү үзәген, Аксубай пенсионерлар интернат-йортын яптык. Бүген дә бөтен җитешсезлекләр юк ителгәнче дип, өч тернәкләндерү үзәгенең эшчәнлеге туктатылып тора", - ди министр урынбасары.
Бәйсез тикшерү нәтиҗәсендә төзелгән социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең рейтинглары министрлык сайтында тәкъдим ителә. Сайтта шулай ук һәркем үз тәкъдимнәрен язып калдыра ала.
Мәдәният өлкәсендә таләпләр күбрәк
Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова министрлык каршындагы Иҗтимагый совет белән иҗтимагый оешма бергәләп үткәргән бәяләмәләрнең күп кенә җитешсезлекләрне ачуын әйтә. "Бәяләмә биргәндә федераль таләпләрдән тыш, без үзебезнең министрлыкның да таләпләрен куйдык, алар - мәдәният учреждениеләрендә ике дәүләт теленең кулланылышы, мәдәният учреждениеләренең куркынычсызылык ягыннан тәэмин ителеше", - ди ул.
Бәйсез экспертлар 2015 елда - 9, 2016 елда 24 дәүләт мәдәният учреждениесе эшчәнлеген өйрәнгән. Муниципаль берәмлекләрдәге мәдәният учреждениеләрендә хезмәтнең сыйфатын җирле хакимият карамагындагы Иҗтимагый советлар шулай ук бәйсез экспертларны чакырып үткәрә. "Ләкин безнең максат - кимчелекләр табылган коллективларны җәзага тарту түгел, ә җитешсезлекләрне төзәтү һәм башка учреждениеләрдә булдырмау. Бүген,беренче чиратта, халык мәдәният учреждениеләренең интернет сайтлары эшчәнлеген активлаштыруны таләп итә, хәбәрдарлык, мәгълүмат җитмәүгә зарлана", - ди министр урынбасары.
Чыңгыз МӘХМҮТОВ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе:
- Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге хезмәтләрнең сыйфатын тикшерә башлауга - өч ел. Элек дәүләт статистика хезмәте белән хезмәттәшлек итә идек, хәзер дәүләтнеке булмаган бәйсез оешмалар бәяләргә тиеш булгач, иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать итәбез. Медицина учреждениеләренең 83,5 проценты тикшерелгән. Кайбер шәхси учреждениеләр бәйсез экспертларны кертмәде. Алар әлегә сыйфат рейтингының әһәмиятен аңлап бетерми. Киләчәктә аңа эләгергә теләп үзләре үк бәйсез экспертларга мөрәҗәгать итәчәк, дип уйлыйм.
Алмаз МИҢГОЛОВ, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары:
- Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет, бәйсез экспертлар белән берлектә, 2015 елда Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының 15 учреждениесендәге вәзгыятьне өйрәнеп, рейтинг төзеде. Ә 2016 елда 21 Олимпия резервындагы Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәтенә бәя бирде. 2017 елда 134 Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен колачларга ниятлибез. Татарстанда 10 меңнән артык спорт корылмасы исәпләнә, һәр спорт объектында хезмәтләрнең югары дәрәҗәдә күрсәтелүенә ирешү - безнең бурыч.
Тимерхан АЛИШЕВ, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары:
- Бүгенге бәйсез экспертлар үткәргән бәяләмәне белем бирү өлкәсендәге нәтиҗәләр дип түгел, ә шартларны бәяләү буларак кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә тәнкыйть сүзләре дә күбрәк шартларга кагыла. 2016 елда 85 дәүләт белем бирү учреждениесе тикшерелде. Муниципаль берәмлекләрдәге 4 меңнән артык белем бирү учреждениесенең дә 60 процентына бәя бирелде. Хәзер иске бина дип зарланучылар юк, чөнки бу өлкәдә шактый эш башкарыла. Сораулар мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасына кагыла. Бу тикшеренүләр безгә эшләргә кирәкле юнәлешне күрсәтте.


Лилия ГАДЕЛШИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары, "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев