1 июнь 2016 яңалыклары
-
Вәли Фәзлиәхмәтов: «Райян» төркеме таркалды»
"Дини эчтәлектәге бик матур, мәгънәле җырлар башкаручы "Райян" төркемен яратып тыңлый идек. Ләкин соңгы вакытта егетләр каядыр югалды, ни сәбәпледер чыгыш ясамый башладылар. Вәли белән Азат кая югалды икән? Әлеге төркемнең яңа җырларын киләчәктә ишетеп булачакмы?", дигән сорау белән Казан шәһәрендә яшәүче Сания Альмиева "Шәһри Казан" газетасына мөрәҗәгать иткән. Исегезгә...
-
Синоптиклар җәй башы һава торышына фаразларын җиткерде
Россия Гидрометеорология үзәге җәй башының салкын булачагын хәбәр итте. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда кырау төшү ихтималы да югары, диелә. Үзәкнең директоры Роман Вильфанд хәбәр итүенчә ("Интерфакс"), июньнең беренче 5 көнендә һава температурасы нормага якын тора. Ә шуннан соң берникадәр салкынайта. Шулай итеп, июньнең икенче 5 көнлегендә температура...
-
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә "Гаилә бәхете – ил бәхете" дигән чара үткәрелде (фото)
Әлеге чарага китап укучы балалар һәм күп балалы әниләр (әтиләр эштә - эш вакыты бит) - Закирова Роза, Моратова Ландыш, Ганиева Әсфирә дә килделәр. Электрон презентация аша балаларга гаилә, анда яшәүчеләрнең үзара мөнәсәбәте, шәҗәрә, өлкән буыннарга хөрмәт турында аңлатылды. Шуннан соң балалар гаиләне ничек аңлауларын рәсемнәр аша ясап күрсәттеләр. Гимназиядә...
-
Юл һәлакәтендә 6нчы сыйныфны тәмамлаган кыз баланың гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, кичен - 15.50 сәгатьтә Ашытбаш - Шушмабаш - Карадуган юлында булган. Арча районында Renault Duster машинасы юл читенә төшеп каплану аркасында кыз баланың - Арча бишенче гимназиясенең 6 сыйныфын тәмамлаган Айсылу Лотфуллинаның гомере өзелгән. Кыз әле 26 апрельдә генә туган көне уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул...
-
Наркоманиягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Анда яшүсмерләр наркоманиясен кисәтү буенча эшнең торышы, җәйге чорда балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү эшен оештыру, комиссиянең 11 мартта булып үткән утырышы беркетмәсенең 1 пункты үтәлеше мәсьәләләре каралды, эчке эшләр бүлеге, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре, социаль яклау бүлеге җитәкчеләренең, табиб-наркологның, район газетасы мөхәрриренең чыгышлары тыңланды.
-
Кукмарада Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күптөрле чаралар узды
Поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда, Ленин бакчасында, "Зилант" спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкта төрле чаралар оештырылды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты, төрле маҗаралы уеннар, конкурслар балаларның күңелләрендә озак сакланыр.
-
Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе #подпиширодителей#подпишиблизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән #подпиширодителей#подпишиблизких "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр"дигән акция кысаларында район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Гаянова Кукмарада яшәүче әти-әнисенә подписка бүләк итте. Исегезгә төшерәбез: "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына ярты елга язылу бәясе - 594 сум.
-
Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина #подпиширодителей#подпишиблизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән #подпиширодителей#подпишиблизких "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр"дигән акция кысаларында район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Өлге авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Шәмсебаян Габдрахманованы "Хезмәт даны" газетасына яздырды. -Шәмсебаян апа авылыбыздагы иң өлкән кешеләрнең берсе. Аңа ноябрь аенда 98 яшь тула. Ул район хәбәрләре белән һәрдаим танышып тора,...
-
“Күке” әнигә бала кирәкми
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Татьяна Шәйхразеевалар белән берлектә чираттагы рейдка чыгып, исәптә торучы, авыр тормышлы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең берничәсендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек. 60та кабат әни булдым Кукмарада яшәүче Фәйрүзә апа (исеме...
-
И, ваемсыз балачак
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне Кичә эштән кайтып барганда урамыбызда тап булдым әлеге кунак "егетләренә". Туктап сәлам бирдем, хәлләрен сораштым берсе Казаннан кайткан, икенчесе Сәрдекбаштан килгән Камил белән Исламның. Әбиләре әйтмешли, "эшкә чыгулары" икән аларның. -Дамир бабайларының әллә кайчангы фуражкаларын киеп куйдылар да: "Без хәзер урамнан узган машиналарны...
-
Балачакка кайттым кунакка (шигырь)
Туган якка кайтып килдем әле, Балачакка кайттым кунакка. Мине үзенә дәшкән балачагым Яшеренгән икән еракка. Эзләдем мин аны урамымнан, Су буена төшеп чакырдым. Гиздем урап үрен, болыннарын, Калдырмадым җәйләү,чокырын. Урманнарга кереп качканмы ул, Тугайдамы йөри саташып?! Җәйдә түгел, язда, кышта микән, Балачагым калган адашып . Ник чакырдың үзең кайтмас булгач,...
-
“Мөхәммәтшин кубогы” турнирында катнашучы команда вәкилләренең җыелышы була
2 июньдә "Мөхәммәтшин кубогы" турнирында катнашучы командалар вәкилләренең Мөхәммәтшин исемендәге стадионда гомуми җыелышы була. Үзегез белән заявкаларның каралама (черновой) вариантын алып килүегез сорала. Заявкада уенчылар саны 20 кешедән артмаска тиеш. Турнирны үткәрү турында тулырак мәгълүмат җыелыш вакытында биреләчәк. Башлана 19 сәгатьтә. Оештыру комитеты.
-
Кукмара буенча икенче номерлы суд участогында җәмәгать судьясы итеп Венера Хәмидуллина билгеләнде (фото)
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларын сайлау турындагы" карары нигезендә Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы итеп Хәмидуллина Венера Юрьевна билгеләнде. Венера Хәмидуллина 1981 елның 12 августында дөньяга килгән, Кукмара икенче урта мәктәбен, ТИСБИ идарәсе академиясен тәмамлаган. Ул үзенең хезмәт юлын 1998 елда Кукмара район судында...
-
#Экояз тәмам, #Экоҗәйгә аяк басабыз
Соңгы ике айда шәһәрләр һәм районнар узыша-узыша үз җирлекләрендә чистарту-тәртипкә китерү эшчәнлеген алып барды. Үткәрелгән өмәләр, аларда катнашкан кешеләр саны, табылган һәм юк ителгән чүплекләр исәбе, җыелган макулатура күләме һ.б. критерийлар буенча атна саен иң алдынгылар һәм артта калучылар билгеләнеп барды. Көндәшлек алымы бик тә уңышлы булып чыкты - 1...