Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Күке” әнигә бала кирәкми

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Татьяна Шәйхразеевалар белән берлектә чираттагы рейдка чыгып, исәптә торучы, авыр тормышлы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең берничәсендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек. 60та кабат әни булдым Кукмарада яшәүче Фәйрүзә апа (исеме...

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Татьяна Шәйхразеевалар белән берлектә чираттагы рейдка чыгып, исәптә торучы, авыр тормышлы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең берничәсендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештек.

60та кабат әни булдым

Кукмарада яшәүче Фәйрүзә апа (исеме үзгәртелде.- авт.) безне кулына ике айлык күкрәк баласы тотып каршы алды.

-Дүрт балам үсеп җиткәч, 60 яшьтә кабат әни булырмын, дип башыма да китереп карамаган идем, - ди ул, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып. - Балаларны төн йокыларыңны калдырып багасың, кешедән ким-хур булмасыннар дип, көн-төн эшләп киендерәсең, ашатасың-эчертәсең, алар исә сиңа картайган көнеңдә күрмәгәнеңне күрсәтә! Без дә кызыбызны начар юлдан кереп китеп, аракы колына әверелер, дип уйламаган да идек. Быел беренчене тәмамлаган улын да без үстерәбез, инде монысын да үз өебезгә алып кайтмый булдыра алмадым. Бер ир белән яши ул хәзер. Мин барганда өй ишекләре ачык, идәннәрдә, өстәлдә аракы шешәләре аунап ята, үзләре тәмле йокыда иде. Бишектәге баланы алып чыгып китүемне хәтта сизмәделәр дә.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев