Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр иткәнчә, санитар-экологик икеайлык кысаларында тиешсез урыннарда хасил булган 1817 чүплек ачыкланган, шуларның 93 проценты инде юк та ителгән.
- Кар эри башлауга ел саен без җиң сызганып эшкә керешәбез. Баштарак санитар-экологик чаралар бер ай дәвам итсә, хәзер инде бу икеайлыкка әверелде. Апрель һәм май айларында без көчәйтелгән режимда республикабыз территориясен тәртипкә китердек. Гомум көчләр белән шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Әмма бу икеайлык белән чиикләнергә җыенмыйбыз, әлеге юнәлештәге эш алга таба да дәвам итәчәк, - дип белдерде министр.
Елдан-ел ачыкланган чүплекләр саны арта бара. Әмма бу кешеләрнең табигатькә сансызрак мөнәсәбәте күрсәткече түгел. Киресенчә, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең, халыкның битараф булмавы табылган һәм юк ителгән чүп өемнәре санын арттырырга мөмкинлек бирә.
Быел шулай ук республикабыз территориясен чистартуга иҗтимагый инспекторлар зур өлеш керткән. 160 кеше барлык ачыкланган чүплекләрнең 15 проценты турында хәбәр салган. Икеайлык кысаларында алар көче белән тиешсез урында барлыкка килгән һәр алтынчы чүп өеме табылган.
Чисталык өчен көрәштә шулай ук мәктәп укучыларының да ярдәме тигән. Малай-кызлар узыша-узыша уку елы дәвамында чүплекләр турында хәбәр иттте. Җиңүче дип Казан укучысы Динә Галиеваны атап була. Ул 168 чүплекне күреп, алар турындагы мәгълүмат тапшырган. Аларның 110ы юк ителгән инде. Кыз активлыгы өчен Татарстан Президенты кулыннан бүләк тә алды. Рөстәм Миңнеханов аңа яңа смартфон тапшырды.
Фәрит Абдулганиев сөйләп үткәнчә, хокук бозуларны ачыклау өчен министрлык тарафыннан төрле ысулар кулланыла. Иң яхшы нәтиҗәләр авиаочышлар ярдәмендә ирешелгән. Кар эри башлагач, тирә-як яшеллеккә күмелгәнче экологлар, башкарма комитет җитәкчеләре белән берлектә, атна саен югарылыктан территорияләрне күз уңыннан уздырган. Биеклектән барлык җитешсезлекләр дә бик яхшы күренә икән.
Шулай ук уңай нәтиҗәләрне квадракоптерлар куллану биргән. Пилотсыз очу аппаратлары күзәтчелек органнары үтә алмаган урыннардагы тәртипне күзәтергә мөмкинлек биргән. Шулай ук тимер юл буйлары җентекләп күз уңыннан кичерелгән. Күп кенә туристлар республикабызга шул юл белән килә бит. Шуңа да әлеге территорияләрнең чисталыгы республикабыз турында беренче фикерне тудыра.
Чүплекләрне юк итү юнәлешендәге эшчәнлек бел бигрәк тә актив барган. Тиешсез урыннарда урнаштырылган калдыкларны чистарту буенча республикабызның 20 районы 100 процент нәтиҗәгә ирешкән. Алар исәбендә Балык Бистәсе, Саба, Спас, Теләче, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Азнакай, Ютазы, Буа, Нурлат, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Арча, Балтач, Кайбыч һәм Актаныш районнары бар. Узган елда ике ай эчендә барлык чүплекләрдән дә котылган районнар исәбе нибары 6 булган.
Әйткәнебезчә, сантитар икеайлык кысаларында иң актив эшчәнек алып баручы районнар рейтингы да булдырылып килде. Нәтиҗәдә иң яхшы шәһәр округлары дип Казан һәм Чаллы табылган. Иң яхшы муниципаль берәмлекләр өчлегендә - Әлмәт, Түбән Кама һәм Югары Ослан.
Өмәләрдә катнашучылар исәбе дә быел шаккатыра. Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә уздырылган чисталык акцияләрендә барлыгы 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Мондый нәтиҗәләргә моңа кадәр ирешелгән юк иде әле. Кешеләрнең активлыгы моннан соң да сүрелмәс, дигән ышаныч белдерде Фәрит Абдулганиев. #Экояз2016 хэштегы 1 июньнән #Экоҗәй2016 хэштэгына әверелә, дип игълан итте ул.
#Экояз тәмам, #Экоҗәйгә аяк басабыз
Соңгы ике айда шәһәрләр һәм районнар узыша-узыша үз җирлекләрендә чистарту-тәртипкә китерү эшчәнлеген алып барды. Үткәрелгән өмәләр, аларда катнашкан кешеләр саны, табылган һәм юк ителгән чүплекләр исәбе, җыелган макулатура күләме һ.б. критерийлар буенча атна саен иң алдынгылар һәм артта калучылар билгеләнеп барды. Көндәшлек алымы бик тә уңышлы булып чыкты - 1...
Соңгы ике айда шәһәрләр һәм районнар узыша-узыша үз җирлекләрендә чистарту-тәртипкә китерү эшчәнлеген алып барды. Үткәрелгән өмәләр, аларда катнашкан кешеләр саны, табылган һәм юк ителгән чүплекләр исәбе, җыелган макулатура күләме һ.б. критерийлар буенча атна саен иң алдынгылар һәм артта калучылар билгеләнеп барды. Көндәшлек алымы бик тә уңышлы булып чыкты - 1 майдан 1июньгә кадәр дәвам иткән санитар икеайлык нәтиҗәләре бик тә сөенечле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев