Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмара буенча икенче номерлы суд участогында җәмәгать судьясы итеп Венера Хәмидуллина билгеләнде (фото)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларын сайлау турындагы" карары нигезендә Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы итеп Хәмидуллина Венера Юрьевна билгеләнде. Венера Хәмидуллина 1981 елның 12 августында дөньяга килгән, Кукмара икенче урта мәктәбен, ТИСБИ идарәсе академиясен тәмамлаган. Ул үзенең хезмәт юлын 1998 елда Кукмара район судында...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларын сайлау турындагы" карары нигезендә Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы итеп Хәмидуллина Венера Юрьевна билгеләнде.

Венера Хәмидуллина 1981 елның 12 августында дөньяга килгән, Кукмара икенче урта мәктәбен, ТИСБИ идарәсе академиясен тәмамлаган. Ул үзенең хезмәт юлын 1998 елда Кукмара район судында эш башкаручы буларак башлап җибәрә. 2001 елдан Кукмара буенча беренче номерлы суд участогында сәркатип, 2008 елдан Саба район судында, ә 2014 елдан Кукмара район судында судья ярдәмчесе булып эшли.

Кукмара буенча икенче номерлы суд участогында җәмәгать судьясы итеп Венера Хәмидуллинаны рәсми рәвештә тәкъдим итү тантанасы булды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район суды рәисе Марат Муратшин, район прокуроры Ришат Шакиров, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, районның дәүләт һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты. Алар Венера Хәмидуллинага үзләренең котлауларын, озак еллар Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы булып эшләгән Заһид Сафинга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, коллективка алга таба да югары һөнәри дәрәҗәдә, нәтиҗәле итеп үз эшчәнлекләрен алып баруларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев