Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

И, ваемсыз балачак

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне Кичә эштән кайтып барганда урамыбызда тап булдым әлеге кунак "егетләренә". Туктап сәлам бирдем, хәлләрен сораштым берсе Казаннан кайткан, икенчесе Сәрдекбаштан килгән Камил белән Исламның. Әбиләре әйтмешли, "эшкә чыгулары" икән аларның. -Дамир бабайларының әллә кайчангы фуражкаларын киеп куйдылар да: "Без хәзер урамнан узган машиналарны...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне

Кичә эштән кайтып барганда урамыбызда тап булдым әлеге кунак "егетләренә". Туктап сәлам бирдем, хәлләрен сораштым берсе Казаннан кайткан, икенчесе Сәрдекбаштан килгән Камил белән Исламның. Әбиләре әйтмешли, "эшкә чыгулары" икән аларның.

-Дамир бабайларының әллә кайчангы фуражкаларын киеп куйдылар да: "Без хәзер урамнан узган машиналарны туктатачакбыз, биш мең сум акча эшлибез", - дип әйтәләр, -ди Нурфига апа.

...И, ваемсыз, күңелле балачак. Берничә ел үтсен, урамда кыр-кырлары ашалып, тузып беткән фуражканы киеп йөрү түгел, кулларына алып та карамаячаклар шул аны. Ә хәзергә аларга кызык, бу - алар өчен зур яңалык.

Өйгә кайткач та уйланып йөрдем әле: хәзерге заман бала-чагасы никтер рәхәтләнеп уйный белми. Урамга чыксалар да, бөтенесе бер җиргә чүмәшеп, я телефон, я планшет экранына "кадалалар". Элекке чордагы безнең кебек тирләп-пешеп күлмәкләр тәнгә сыланганчы йөгерү, "әбәкле" уйнау, җиргә акбур белән шакмаклар сызып сикерү, шакмакларга аяк яны белән таш яки агач кисәген этеп кертү, пәке белән җир алышлы уеннарын алар белми дә, ахрысы. Ә эссе җәй көннәрендә, беләккә кадәр пычранып бетеп, су буенда ләмдә казынулар... Хәер, аның хәзер уйнар җире дә юк шул, куркыныч сагаламагае дип, балаларыбызга су буена төшәргә дә рөхсәт итмибез, пычак-пәкегә, гомумән, якын килергә кушмыйбыз.

Без, Янил авылының чиркәү очында яшәүчеләр исә иске мәктәп бинасында, бакчасында малайлар белән кылычлы, тыкрыкта "шәткәле" (чокыр казыйсың да, аңа аркылы агач кисәге куеп, еракка аттырып җибәрәсең) уйнап үстек. Иң матур чынаяк-тәлинкә ватыкларын табып пыяла астына куеп, җиргә күмеп, "сюрприз" ясау дисеңме?! Ә кич белән көтү кайткач, Тарлау ягына татар зираты астына сыер сакларга чыгулар гомергә хәтердә сакланыр. Кыскасы, инде 35-40 еллап вакыт узса да, күңелдә балачакның якты хатирәләре онытылмый.

...Рәхмәт сезгә, "милиционер абыйлар", мине беразга гына булса да балачагымда йөрттегез, истәлекләремне яңарттыгыз.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев