Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Бер сәхнәдә — төрле милләт, уртак рух: Манзараста халыклар дуслыгы бәйрәме узды

Мондый чаралар халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта, яшь буынга толерантлык һәм хөрмәт үрнәге күрсәтә.

2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге әһәмиятле вакыйга уңаеннан Манзарас авылы китапханәсендә зур, эчтәлекле һәм күңелләргә үтеп керерлек бәйрәм чарасы узды. Чара төрле милләт вәкилләрен бер сәхнәгә җыеп, дуслык, татулык һәм үзара хөрмәт кебек кыйммәтләрнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслады.

Бәйрәм тантаналы пролог белән башланып китте — кечкенә балалар башкаруында нәфис бию тамашачыларны милли рухка күмде. Алып баручылар кунакларны сәламләп, Халыклар бердәмлеге елының асылын билгеләде: Россияне үз йорты дип санаучы барлык халыкларны дуслык һәм үзара аңлашу нигезендә берләштерде.

Сәхнәгә чыккан балаларның чыгышлары чарага аерым җылылык өстәде. Алар Ватан, туган җир, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганда залдагы һәркем бердәм булып басты — бу мизгел уртак горурлык һәм җаваплылык хисе белән сугарылган иде.

Чара барышында Россиянең күпмилләтле булуы, төрле телләрдә сөйләшсәк тә, барыбызны да уртак кыйммәтләр берләштерүе ассызыкланды. Кукмара районының милли төрлелеге — аның иң зур байлыгы булуы билгеләп үтелде. Биредә татарлар, руслар, марийлар, удмуртлар, керәшеннәр һәм башка милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Бу — районның мәдәни тормышын баета, аны тагын да ямьлерәк итә.

Сәхнәдән яңгыраган җыр-биюләр, шул исәптән керәшен биюе һәм «Милләтләр» композициясе, төрле мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен чагылдырды. Удмурт телендә сөйләнгән шигырь, татар һәм рус телләрендәге чыгышлар телләрнең тигезлеген һәм әһәмиятен күрсәтте. «Теле барның — иле бар» дигән фикер чараның төп идеяләренең берсе булып яңгырады.

Мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән Лев Толстойның «Ата һәм уллар» мәсәлен сәхнәләштерү дә зур тәэсир калдырды. Әсәрнең төп мәгънәсе — бердәмлектә көч булуы — бәйрәмнең гомуми рухы белән аваздаш иде. Чыннан да, кешеләр бердәм булганда гына теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин.

Чара ахырында Татарстанга багышланган җыр яңгырады. Алып баручылар Татарстанның табигате, хезмәт сөючән халкы, бай мәдәнияте турында җылы сүзләр җиткерделәр. Бу чыгышлар тамашачылар күңелендә туган якка мәхәббәт хисләрен тагын да көчәйтте.

Бәйрәм азагында яңгыраган рәхмәт сүзләре белән бергә залда уртак фикер хакимлек итте: күпмилләтле Россиянең көче — аның бердәмлегендә. Мондый чаралар халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта, яшь буынга толерантлык һәм хөрмәт үрнәге күрсәтә.

Бердәмлек — ул сүз генә түгел, ул гамәл. Һәм Манзарас авылы китапханәсендә узган әлеге чара моны ачык дәлилләде.

Раушания Измайлова, Кукмара үзәкләштерелгән китапханәсенең методик-библиография бүлеге җитәкчесе

Фото: Кукмара үзәкләштерелгән китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев