Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вахитов исемендәге хуҗалыктан Райнур Сәмигуллин: Иртәдән кичкә кадәр басуда без

Вахитов исемендәге хуҗалыкта уракны төгәлләү алдында торалар, биредә соңгы гектарларда игеннәр җыела. Шул ук вакытта басу-кырларда көзге чәчүгә җир әзерләү эшләре дә кызу темплар белән бара. Вахитлеләр биредә дә беренчелекне бирми. Көзге чәчүгә җир әзерләүче Райнур Сәмигуллин алдынгылар рәтендә.

-Киләсе елның уңышы шушы егет кулында, - диде хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, әлеге хезмәтнең мөһимлеген ассызыклап.
Райнур биредә 2008 елда Кукмара аграр көллиятен тәмамлаганнан бирле эшли. Берүзенә ике техника беркетелгән аның, хәзер "Кейс" агрегатын иярләсә, аннан соң МТЗ-82 тракторына утыра икән. Хуҗалыкта көзге культураларны 850 гектарда игәргә планлаштыралар. 400 гектарына арыш, калганына бодай чәчеләчәк, диделәр.
-Иртәдән караңгыга кадәр басуда без, сәгать тулды дип, эшне калдырып кайтып китеп булмый бит. Техника гына йөреп торсын, хезмәт өчен шартлар тудырылган, - диде механизатор. Кырчыларга көнгә ике тапкыр җылы аш китерәләр. Кичке сәгать алтыдан соң эшләгән һәркемгә дә хезмәт хакларына өстәмә ун процент түләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев