Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ил байлыгы игенчеләр кулында

-Басу-кырлар искиткеч матур, игеннәрнең торышы да яхшы. Быел табигать тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сөендерде, җәйге яңгырлар явып үтте. Алай гына да түгел, басуларга тәртип салынды. Барлык эш технология нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә 30 мең гектарда бөртеклеләр, 2 мең гектардан артык мәйданда орлыкка кукуруз җыеп алу бурычы тора. 100 мең...

-Басу-кырлар искиткеч матур, игеннәрнең торышы да яхшы. Быел табигать тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сөендерде, җәйге яңгырлар явып үтте. Алай гына да түгел, басуларга тәртип салынды. Барлык эш технология нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә 30 мең гектарда бөртеклеләр, 2 мең гектардан артык мәйданда орлыкка кукуруз җыеп алу бурычы тора. 100 мең тонна бөртек җыеп алу өчен тулы мөмкинлекләр бар. Моның өчен 78 берәмлек комбайн һәм башка техникалар тупланган. Алтын башакларның бөртеген дә югалтмыйча, амбар-сарайларга кайтарып җиткерергә кирәк, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, беренче олауларны каршы алу бәйрәмендә. - Кырчылыкны терлекчелектән аерып карарга ярамый. Районда булган 30 мең баш терлекне ашату, тәрбияләү өчен азык запасы мул булырга тиеш. Шул очракта гына 200, 250, 300 тонна сөт җитештерү турында сөйләшә алабыз. Уңышны үстергән игенчеләргә рәхмәт, бергә-бергә югалтуларсыз җыеп алырга язсын.
Күпереп пешкән, кетердәп торган икмәк табынга килгәнче күпме урау юллар үтәргә, ни кадәр көч түгәргә кирәк. Әмма тырыш, тәҗрибәле, бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган хезмәтчәннәр белән барлык авырлыкларны да җиңәргә мөмкин. Бу елның тәүге олауларын, беренчеләрдән булып, "Әсәнбаш", "Лесной", "Дружба", "Тукай" агрофирмалары китергән. КамАЗ машиналарында җилдерүче шоферлар да таныш, аларны ел саен әлеге тантанада күрергә була. Әнә, елдагыча, "Әсәнбаш"тан Юрий Осипов та биредә. "Тукай" агрофирмасыннан Наил абый Гайфетдиновның да тантанада беренче генә катнашуы түгел.
-Руль артына утырганыма күп еллар, 1979 елдан бирле инде. Башта "Гигант" хуҗалыгында, хәзер менә "Тукай"да эшлим. Ел саен игеннәр өчен борчылып торабыз. Һава торышы уңай килерме, урак өстендә кыенлыклар килеп чыкмасмы, дип тә хафаланасың инде ул. Үткән ел бик авырга туры килгән иде, башта игеннәр корылыктан иза чиксә, урак вакыты җиткәч, яңгырлар башланды. Быел исә көннәр уңай торып, исән-сау җыеп алырга язсын, - диде Наил абый.
Җәйнең дә, эшнең дә кызу чагы: офыкта күксел рәшә уйный, ә КамАЗлар юлга кузгала. Алда аларны күпме чакрымнар, күпме хезмәт көтә. Ил байлыгы алар кулында. Хәерле эш сәгатьләре телик игенчеләргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев