Чәчелгән мәйданнар арта – кемнәр беренче?
Авыл хуҗалыгы

Чәчелгән мәйданнар арта – кемнәр беренче?

Быел район буенча барлык чәчүлек мәйданнары 45546 гектарны тәшкил итә.

Бүгенге көндә 30350 гектар җирдә чәчү эшләре башкарылган, шуның 19250 гектарын – бөртеклеләр, 10600 гектарын – азык катнашмасы белән берьеллык үләннәр, 500 гектарын – кукуруз, 550 гектарын сидераль культуралар алып тора. Бүгенге көндә бөртеклеләр “Урал” җәмгыятендә – 81 процент, Вахитов исемендәге хуҗалыкта – 82 процент, “Кукморагрохимсервис” та – 88 процент, “Яңа тормыш” хуҗалыгында 96 процент чәчелгән. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру һәм тырмалау эшләре барлык хуҗалыкларда да төгәлләнгән.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев