Әйтер сүзем бар...

Кукмара белән Зур Кукмара арасында баганаларда ут юк

Мин 1978 елдан бирле Зур Кукмара авылыннан Кукмарага җәяү эшкә йөрим. Хәзер көннәр иртә караңгылана башлады, ә үзәк дәваханәдән Зур Кукмара авылына кадәр бер баганада да ут юк, кап-караңгы, куркыныч, аяк асты да пычрак. Автобусларның соңгы рейсы сәгать алты тулып егерме биш минутта китә. Шимбә, якшәмбе көннәрендә исә автобуслар унбиш-уналты...

Мин 1978 елдан бирле Зур Кукмара авылыннан Кукмарага җәяү эшкә йөрим. Хәзер көннәр иртә караңгылана башлады, ә үзәк дәваханәдән Зур Кукмара авылына кадәр бер баганада да ут юк, кап-караңгы, куркыныч, аяк асты да пычрак. Автобусларның соңгы рейсы сәгать алты тулып егерме биш минутта китә. Шимбә, якшәмбе көннәрендә исә автобуслар унбиш-уналты сәгатьләрдә үк йөрүдән туктый. Кичке сәгать җиде-сигезләргә кадәр дә эшләүчеләр бар бит. Мин үзем җәяү йөрүдән зарланмыйм, сәламәтлек өчен дә файдалы, бары тик ут мәсьәләсен хәл итсеннәр иде.
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев