Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанга кайтарылган блогер Рәйханның хәлен табиблар авыр дип бәяли

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты кичә Казан блогеры Рәйхан Халитовны Нью-Дәһлидән алып кайтып, 9 сәгать 36 минутта «Казан» аэропортына төште. Урынга ашыгыч ярдәм машинасы килеп, Республика һәлакәтләр медицина үзәге табиблары пациентка беренчел карау үткәрде. «Аның катнаш җәрәхәт, бу иң авыры. Биредә без өстән генә күзәтү ясадык, хастаханәдә тулы тикшерү үткәргәч,...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты кичә Казан блогеры Рәйхан Халитовны Нью-Дәһлидән алып кайтып, 9 сәгать 36 минутта «Казан» аэропортына төште. Урынга ашыгыч ярдәм машинасы килеп, Республика һәлакәтләр медицина үзәге табиблары пациентка беренчел карау үткәрде.

«Аның катнаш җәрәхәт, бу иң авыры. Биредә без өстән генә күзәтү ясадык, хастаханәдә тулы тикшерү үткәргәч, хәл ачыкланыр. Йокысы яхшырган, алга китеш барлыгы күренә», - дип билгеләп үтте Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе Ирина Исаева.
Исегезгә төшерәбез: Рәйхан Халитов сентябрь ахырында Һиндстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан иде. Ул арендага алган байкында барганда каршы як полосага автобус чыгып, блогер белән бәрелешкән. Һиндстан табиблары аңа баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, тезендә яра һәм бармаклары сынган дип диагноз куйганнар. Хастаханәдәге һәр көне 70 мең сумга төшкән.
Һиндстанга аның әнисе Наилә Халитова очкан. Шул ук вакытта Казан блогерына хастаханәгә түләү өчен акча җыю оештырылды. 18 октябрь көнне Татарстан Президентының ТР Хөкүмәтенә Рәйханны Казанга транспортировкалау һәм аны үз җиребездә дәвалау мәсьәләсе буенча йөкләмә бирүе хакында рәсми мәгълүмат пәйда булды. Һәм менә бүген ул башкалага кайтып җитте.
 
«Ул тернәкләнеп килә, барыбыз өчен дә сюрприз бу. Ай дигәндә, өч телдә - рус, татар, инглиз телләрендә сөйләшә һәм барысын да аңлый башлады. Инде бик азы - физик яктан тернәкләнәсе калды», - дип улының хәлен җиткерде Рәйханның әнисе Наилә Халитова.
Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Рәйхан Халитовны Татарстанга алып кайту эшләре оештырылды. Хәзер ул туган җирендә. Инде Республика клиник хастаханәсендә дәвалану үтәчәк, аның тизрәк аякка басуына өметләник», - дип билгеләп үтте ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.
 
«Ан-148 самолеты махсус медицина җиһазы белән тәэмин ителгән, очыш вакытында зыян күрүче медицина күзәтүе астында йокыда булды», - дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
 
Самолетны тикшергәннән һәм пациент Рәйхан Халитовны табиблар беренчел караганнан соң, махсус җиһаз ярдәмендә койканы җайлап төшереп, авыруны ашыгыч ярдәм каталкасында машинага урнаштырдылар. Аэропорттан блогерны РКБга озаттылар, анда ул тулы медицина тикшерүе үтәчәк һәм дәваланачак.
Александр ЕЛИСЕЕВ
Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев