Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурзадә: "Әнием өченче тапкыр инфаркт кичерде. Бик борчылам."

Җырчы, алып баручы Нурзадәнең интернет челтәрендә туй күлмәге киеп төшкән фотоларын күргәч, җырчыдан "кияүгә чыгасыңмы әллә?" дип сорап язганнар. Бу сорау безне дә кызыксындырды. Әмма үзенә шалтыраткач, телефонда борчулы тавыш ишетелде. - Нурзадә ни булды? Ни өчен тавышың кәефсез? - Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче әниемә инфаркт булган. Әле...

Җырчы, алып баручы Нурзадәнең интернет челтәрендә туй күлмәге киеп төшкән фотоларын күргәч, җырчыдан "кияүгә чыгасыңмы әллә?" дип сорап язганнар. Бу сорау безне дә кызыксындырды. Әмма үзенә шалтыраткач, телефонда борчулы тавыш ишетелде.

- Нурзадә ни булды? Ни өчен тавышың кәефсез?
- Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче әниемә инфаркт булган. Әле иртә белән генә бар да яхшы иде, телефон аша сөйләштек. 68 яшендә инде өченче тапкыр инфаркт кичерде. Бик борчылам.
- Белүемчә, әниең гомере буе авылда завклуб булып эшләде.
- Әйе, ул бик оста режиссер да әле. Һәр концертымны аның белән киңәшләшеп куям. 3 ноябрьдә авылда популяр артистлар катнашында хәйрия концерты үткәрергә җыенабыз. Аны да әнинең ярдәме, киңәшләре белән оештырабыз.
- Нурзадә, туй күлмәкләре киеп төшкән фотоны ничек аңларга? Әллә чынлап та кияүгә чыгасыңмы?
- Ул фотоларны куйганнан соң бик күп кеше шушы сорауны бирде. Чынлап та, мин туйга әзерләнәм! Әмма ул гадәти мәҗлес түгел, туй 8 ноябрьдә Филармония концертлар залында узачак. Тамашачыларымны туйга чакырам. Кияүнең дә, кәләшнең дә кем икәнлеге әлегә сер. Бу тамашаның үзенчәлеге шунда - тамашачылар кунаклар ролендә була һәм алар да туйда катнашачак, ягъни җырлап, биеп күңел ачачак. Туйда барлыгы биш тамада булыр дип көтелә. Йолдызлы кунаклар минем яңа җырларымны башкарачак. Быел Рөстәм Зәкүан бер кочак шигырь бирде, аның белән күп кенә уртак җимешләр иҗат ителде.
- Туйга буш кул белән килмиләр. Бүләккә нәрсә алып килергә?
- Бүләк бәясе нибары 400-700 сум гына!
Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев