Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм иттек... эш белән (фото)

Яңа ел каникулларында быел да рәхәтләнеп ял иттек. Кунакка йөрешергә, йомшак кәнәфи эченә чумып, зәңгәр экраннардан яраткан тапшыруларны карарга, интернет челтәрендә "казынырга", гаилә белән табигать кочагына чыгып, кышкы матурлык белән хозурланырга да вакыт җитәрлек булды. Әмма эшләгәнгә - эш, ашаганга - аш, дигән халык мәкалендәгечә, тугыз көнгә сузылган яллар һәркемгә...

Яңа ел каникулларында быел да рәхәтләнеп ял иттек. Кунакка йөрешергә, йомшак кәнәфи эченә чумып, зәңгәр экраннардан яраткан тапшыруларны карарга, интернет челтәрендә "казынырга", гаилә белән табигать кочагына чыгып, кышкы матурлык белән хозурланырга да вакыт җитәрлек булды. Әмма эшләгәнгә - эш, ашаганга - аш, дигән халык мәкалендәгечә, тугыз көнгә сузылган яллар һәркемгә дә тимәде. Аеруча сәламәтлек, хокук сагында торучылар, газ, юл идарәсе, коммуналь хуҗалык, мәдәният хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, терлекчеләр бәйрәмнәрне хезмәт белән бәйләп үткәрделәр.

-Елны уңышлы гына башлап җибәрдек. Шунысы сөенечле: гадәттән тыш хәлләр, өшү, агулану, юл фаҗигаләрендә зыян күрү кебек мөрәҗәгатьләр булмады, - диләр район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре. - Гыйнварның беренче атнасында телефон аша 266 чакыру кабул итеп алган булсак, 352 кеше медицина ярдәме сорап үзе мөрәҗәгать итте. Күпчелегенең йөрәк-кан тамыры авырулары көчәйгән, салкын тию нәтиҗәсендә тән температуралары күтәрелгән иде.

Дәваханәнең бала тудыру бүлегеннән 2017 елның тәүге сабые туу турындагы шатлыклы хәбәр алдык. Биредә 1 гыйнварда, төнге сәгать уникенче яртыда 2,950 килограммлы малай дөньяга аваз салган. Адель - Кече Чура авылында яшәүче Алина һәм Вадим Агиевлар гаиләсендә икенче бала.

-Сөенечебез бик зур. Әтәч елы безгә көтеп алган икенче улыбызны алып килде. Беренче балабыз Тимурга 3 яшь. Аның да туган көне гыйнвар аенда. Энекәшен бик ярата, яныннан да китми, - ди бәхетле әти-әни. - Улыбызның туу турындагы таныклыгын да район ЗАГС бүлегендә беренчеләрдән булып безгә тапшырдылар. Гаиләбезнең икеләтә район тарихына керүе барыбыз өчен дә зур мәртәбә.

Бәйрәм яллары - 6 һәм 7 гыйнварда районыбызда елның беренче дүрт пары язылышкан. ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Гөлназ һәм Игорь Келлер, Камилә һәм Назыйм Сираҗиев, Радана һәм Ханнан Фатыйхов, Эльвира һәм Динар Хантимеровлар үзләренең никахларын теркәгән.

ЮХИДИ, полиция, Кукмара янгын-коткару часте хезмәткәрләре, район халкының иминлеген тәэмин итү өчен, ялларда да тәүлек буена кизү тордылар.

-31 декабрьдә, көндезге сәгать икеләр тирәсендә поселокның Тимер юл урамындагы йортларның берсендә янгын чыкты, өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсе, андагы җиһазлар янып бетте. МЧС хезмәткәрләре ике кешене коткарып, аларны үлемнән алып калды. 3 гыйнварда, кичке сәгать сигезләрдә бистәбезнең Ворошилов урамындагы күпкатлы йортларның берсенең подъездында бала арбасы янды. Бәхеткә каршы, кешеләргә, башка милеккә зыян килмәде, - ди Кукмара янгын-коткару часте начальнигы Илмир Хәбибрахманов.

-Инспекторлар бәйрәмнәрдә көн саен юлдагы тәртипне саклады. Гыйнварның беренче сигез көнендә исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 12 шофер (берсенең хәтта транспорт йөртү таныклыгы да юк иде) ачыкланды. Бәйрәмнәр чорында 17 юл фаҗигасе булды. Бәла-казаларга китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау, шоферларның бер-берсенә юл бирмәве, урам чатларын үткәндә тиешле кагыйдәләрне үтәмәү тора, - дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Бәйрәмнәр чорында район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 62 гариза һәм хәбәр алынган, шуларның 2се - егылып, төрле җәрәхәтләр алу, 12се - үлем-җитем, 1се - үз-үзен үтерергә теләү, 4се - кыйнау, 14е юл фаҗигасе белән бәйле.

-Яңа ел яллары вакытында төрле хокук бозулар өчен 48 кеше административ җаваплылыкка тартылды, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Полициягә кергән гаризаларның күбесе - исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә гаиләдә килеп чыккан низаглар. 31 декабрьдә Югары Чура авылында, 1 гыйнварда Янсыбыда бер ир-ат ирләр, хатынын кыйнап, үтерү белән янаган булса, Олыяз авылында 1976 елгы хатын-кыз үзенең туганына кул күтәрә. Бүгенге көндә әлеге фактлар буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе карала. Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары, көн саен МЧС, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, исәптә торучы гаиләләргә рейдлар үткәрделәр. Нәтиҗәдә алты әти-әнинең балаларын тиешенчә тәрбияләмәве, исерек хәлдә булуы ачыкланды. Кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр өлкәннәрдән башка җәмәгать урыннарында булган балигъ булмаган 8 баланың әти-әнисенә, исерек хәлдәге 3 үсмергә беркетмәләр төзелде.

Кышкы озын ялларда һава торышы аеруча матур торды: артык салкын да булмады, кар-бураннар да озаклап дуламады. Әмма шулай да "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләренә бер генә көн дә эшсезлектән интегергә туры килмәгән.

-Өч КамАЗ, дүрт МТЗ-82 тракторы, ике погрузчик берөзлексез эшләп торды. Көндез поселок урамнарыннан кар чыгарсак, кичен юлларга тозлы ком катнашмасы сиптек. 4-6 гыйнварда 153 рейс кар түктек, барлык җәяүле юлларын чистарттык. Ишегалды җыештыручылар да көн саен үз территорияләрен тәртипләп тордылар, - ди "Чиста шәһәр" оешмасының өлкән мастеры Нәфисә Хаҗиәхмәтова. - Эш белән бәйрәмнәрнең узуын сизми дә калдык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев