Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бозлавык!!!Юлларга тимераякта гына чыгасы калды(ФОТОЛАР)

Бүген иртән эшкә барырга дип чыгучыларның уенда бер генә нәрсә иде: тимераяклар гына киясе калган икән. Тукталышка ашыгучы хәйран кеше таеп егылды, юлда бөкеләр хасил булды, берничә урында транспорт һәлакәтләре дә күзгә чалынды. Күп кенә ата-аналар балаларын мәктәпкә дә җибәрергә курыкты. Бозлы яңгыр явып торганга, трамвайлар начар йөрде. Иртән бозлавык...

Бүген иртән эшкә барырга дип чыгучыларның уенда бер генә нәрсә иде: тимераяклар гына киясе калган икән.

Тукталышка ашыгучы хәйран кеше таеп егылды, юлда бөкеләр хасил булды, берничә урында транспорт һәлакәтләре дә күзгә чалынды. Күп кенә ата-аналар балаларын мәктәпкә дә җибәрергә курыкты. Бозлы яңгыр явып торганга, трамвайлар начар йөрде. Иртән бозлавык аркасында "Казан" халыкара аэропорты да вакытлыча ябылган иде. Татарстанда автобус йөртүчеләргә дә шәһәрдән читкә чыгарга кушмадылар, трассаларны ябып тордылар. Хәзерге минутларда юллар ачылган инде. Юл һәлакәтләре исә теркәлеп тора. Иртәнге сәгать алтыдан унга кадәр йөздән артык авария теркәлде, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Оксана Кононенко. Казаның дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү өчен өстәмә пунктлар ачкан. Яңа пунктлар «Мега» кибете, Оренбург трактында, Большая Крыловка - Несмелова, Восстание - Васильченко, Җиңү проспекты - Дубравная, Техническая - Кулагина урамнары чатларында эшли. Аварияләр шәһәрдә генә түгел, республика районнарында да теркәлеп тора. Иртән Мирный бистәсендә "КамАЗ", юл тайгак булу сәбәпле, ипи сатыла торган ларекка килеп кергән. Бәхеткә, бу вакытта ларекта беркем дә булмаган. Әлмәт районында пассажир автобусы трассадан төшеп киткән. Казанның үзендә, Декабристлар урамында, юлга ком сибә торган "КамАЗ" шулай ук юл читенә барып төшкән.



Юл хезмәтләре дә киеренке режимда эшли. Төнлә 125 машина эшләп торган. 1200 тонна бозлавыка каршы реагент кулланылган. Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар хезмәткәрләре тротуарларда һәм тукталыш павильоннарында эшлиләр. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренчә, подрядчы оешмаларда эшләүче 500 юл эшчесенең барысы да эш урыннарында һәм җәяүлеләр йөри торган төп юлларны бозлавыктан арындыру белән шөгыльләнә.


Ә "Сырхауханәләрдә алма төшәрлек тә урын юк, терапевт, хирургларга су буе чират," дип зарлана халык. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бүген сәгать 7дән 10.30 сәгать аралыгында, "ашыгыч ярдәм" хезмәтенә бозлавыкта егылып, имгәнеп 156 кеше мөрәҗагать иткән. "Гадәти көннәрдә, "ашыгыч ярдәм" хезмәте көне буена шуның кадәр чакыру кабул итә. Өч сәгать өчен бу сан бик зур,"- ди матбугат үзәге хезмәткәрләре.



Бозлавыкта имгәнүчеләрнең күбесе урта яшьләрдәге халык, эшкә барганда таеп кулын, аягын сындыручылар күп, шулай ук пенсионерлар, мәктәп укучылары арасында да зыян күрүчеләр бар.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, иртәгә мәктәпләрдә укуларны туктатып торырга, балаларны йөртә торган автобусларга саграк булырга тәкъдим итә. Шул рәвешле, кайбер районнарда, авылларда, Казанның күп мәктәпләрендә иртәгә укулар булмаячак.



Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә халыкны тагын бер кат кисәтә, бозлавыкта аеруча да игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Кискен хәрәкәтләр ясамаска, ашыкмаска тырышыгыз. Бозлавык вакытында кулларны кесәгә тыгып йөрү куркыныч, өлкән яшьтәгеләргә урамга чыкканда очына резин куелган таякка таянырга киңәш ителә. Аякка таймый торган, уңайлы аяк киеме генә киегез.

Һава торышына килгәндә, Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне саклау идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, иртәгә тагын да көчлерәк бозлавык көтелә. Боз калынлыгы 20 миллиметрга кадәр җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. 13 ноябрь көнне карлы яңгыр, көндез 2 градус җылы, төнлә 3 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык саклана, сак булыгыз, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы сайты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев