Низамиев Илдус Сәлахи улының 60 яшьлек юбилее!

Өлге авылында яшәүче кадерле кешебез – Низамиев Илдус Сәлахи улының 24 февральдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Син безгә һәрвакытта да үрнәк әти, яхшы киңәшче, тормышта олы терәк булып яшисең. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын һәм җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балаларыңның, оныкларыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын сиңа!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың.
Нет комментариев