Яңа Сәрдек авылында гомер итүче Минемуллин Васил Шәрифулла улының күркәм юбилее!
Меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтием! Сине чын күңелемнән юбилеең белән тәбрик итәм. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телим, балаларыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә ышаныч һәм терәк булып озын гомер итегез.
Әти! Әни белән безне кадерләп үстереп, аталарча кайгыртканың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Һәрвакытта йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озак еллар ирешү насыйп булса иде.
Чын йөрәктән яздым бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әтием.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа әнием.
Сине сагынып, армия сафларында хезмәт итүче улың Ислам.
Нет комментариев