Әмир Нургалиевич, сез коллективта иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Сез үзегезнең тырыш хезмәтегез, гадел булуыгыз белән хезмәттәшләрегезнең ихтирамын һәм игътибарын яулый алдыгыз. Алдагы көннәрдә дә эшегездә уңышлар телибез. Саулык-сәламәтлек белән, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын, көннәрегез һәрвакыт аяз, күңелегез тыныч булсын.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түреңдә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр,
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев