Мостафин Нургаяз Нурислам улының 22 мартта туган көне

Ядегәр авылында яшәүче хөрмәтле кешебез Мостафин Нургаяз Нурислам улының 22 мартта туган көне - олы юбилее.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Син 38 ел колхозда зур хезмәт куйган хөрмәтле кеше. Гаделлегең, намуслылыгың, тырышлыгың сине зур үрләргә менгерде.
Әтиебез! Син безнең зур терәгебез, акыллы киңәшчебез. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез.
Кояшныкы булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Иң изге теләкләр белән хатының, улың, кызың, киленең, оныгың, исеменнән Исмәгыйлевлар гаиләсе.
Нет комментариев