Мөхәмәдиярова Гүзәлиянең 9 декабрьдә 65 яшьлек юбилее

Вахит авылында яшәүче иң кадерле кешебез, әниебез Мөхәмәдиярова Гүзәлиянең 9 декабрьдә 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине ихлас йөрәктән шушы матур бәйрәмең белән тәбриклибез. Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Әлеге изге теләкләрне 16 декабрьдә 30 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк энебез Илназ Госмановка да юллыйбыз. Алдагы көннәрдә дә бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән 5 балаң, 3 киявең, 6 оныгың, 1 киленең.
Нет комментариев