Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминны туган көне белән котлыйбыз

28 июня 2016, 04:01

768

0

0

Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Андрей Владимирович Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. 2005 елда Санкт-Петербург Төньяк-көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.

1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995-1996 елларда Казанның "Эфир" телекомпаниясендә корреспондент булып эшли, 1996-1997 елларда - шунда ук яңалыклар хезмәте мөхәррире. 1997-2001 елларда Андрей Кузьмин "Эфир" телекомпаниясенең җирле элемтәләр буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Ә 2001-2004 елларда - "Эфир" телекомпаниясенең "Республика" программасы телевизион хезмәте буенча директор урынбасары.

2004-2005 еллар - Казанның "ПаркСтройИнвест" компаниясе генераль директоры, ә 2005-2006 еллар - ТР мәдәният министры урынбасары. 2006-2010 елларда ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтен җитәкли.

2015 елның 22 сентябрендә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенә генераль директор вазифасына билгеләнгәнче, 2010-2015 елларда ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләде.

Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлый, саулык-сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда уңышлар тели.

http://intertat.ru

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев